Бүген, Рәҗәб аеның 16 көнендә, Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов Мәрҗани мәчете комплексында булып китте. Казанның иң иске мәчетләрнең берсендә аны Татарстан мөфтие исеменнән имам-хатыйб Мансур хәзрәт Җәләлетдин каршы алды. Республика мөселманнары башлыгының хөрмәтләү сүзләрен кунакка җиткереп, ул аны мәчетнең тарихы, эшчәнлеге, архитектура үзенчәлекләре белән таныштырды, бөек татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы, хезмәте һәм бөтендөнья мөселман дини-илаһият мирасына керткән өлеше турында сөйләде. Мансур хәзрәт шулай ук мөхтәрәм кунакка Яңа татар бистәсе буйлап экскурсия үткәрде һәм мәчет каршындагы инфраструктураның үсешен тәкъдим итте.
Данияр Мәүлиярович үз чиратында Татарстан һәм республика өммәте турында үзенең тәэсирләре белән уртаклашты, Болгар ислам академиясенең киләчәккә эшчәнлек планнары хакында сөйләде һәм академияне гамәлгә куючыларның берсе - ТР мөселманнарының Диния Нәзарәтенә оештыру мәсьәләләрендә ярдәме өчен рәхмәтен белдерде.
Очрашу барышында хәзрәт, БИАның Россия масштабында үтә дә олы әһәмиятен исәпкә алып, Мәрҗани мәчете комплексы составындагы Казан ислам көллияте бинасын академиягә аның башкаладагы вәкиллеге өчен тапшыру тәкъдиме белән чыкты. Ректор үзенең тирән рәхмәтен белдереп, әлеге мөрәҗәгатьне өйрәнер, дип ышандырды.