БИА ректоры Мәрҗани мәчетен күреп китте

23 март 2019 ел 14:03
БИА ректоры Мәрҗани мәчетен күреп китте

Бүген, Рәҗәб аеның 16 көнендә, Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов Мәрҗани мәчете комплексында булып китте. Казанның иң иске мәчетләрнең берсендә аны Татарстан мөфтие исеменнән имам-хатыйб Мансур хәзрәт Җәләлетдин каршы алды. Республика мөселманнары башлыгының хөрмәтләү сүзләрен кунакка җиткереп, ул аны мәчетнең тарихы, эшчәнлеге, архитектура үзенчәлекләре белән таныштырды, бөек татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы, хезмәте һәм бөтендөнья мөселман дини-илаһият мирасына керткән өлеше турында сөйләде. Мансур хәзрәт шулай ук мөхтәрәм кунакка Яңа татар бистәсе буйлап экскурсия үткәрде һәм мәчет каршындагы инфраструктураның үсешен тәкъдим итте.

 Данияр Мәүлиярович үз чиратында Татарстан һәм республика өммәте турында үзенең тәэсирләре белән уртаклашты, Болгар ислам академиясенең киләчәккә эшчәнлек планнары хакында сөйләде һәм академияне гамәлгә куючыларның берсе - ТР мөселманнарының Диния Нәзарәтенә оештыру мәсьәләләрендә ярдәме өчен рәхмәтен белдерде.

Очрашу барышында хәзрәт, БИАның Россия масштабында үтә дә олы  әһәмиятен исәпкә алып, Мәрҗани мәчете комплексы составындагы Казан ислам көллияте бинасын академиягә аның башкаладагы вәкиллеге өчен тапшыру тәкъдиме белән чыкты. Ректор үзенең тирән рәхмәтен белдереп, әлеге мөрәҗәгатьне өйрәнер, дип ышандырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы