Бүген, Рәҗәб аеның 18 нче көнендә, Мәскәүдә “Динара тынычлыкка ирешү юллары: дин әһелләренең, дипломатларның һәм җәмәгать эшлеклеләренең роле” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Әлеге чарада Россия, шулай ук БДБ һәм ерак чит илләрдән килгән танылган экспертлар халыкара мөнәсәбәтләрдә дини факторның йогынтысы, традицион конфессияләр вәкилләре, дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар арасындагы багланышлар турында фикер алыша. Конференция эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнаша.
Чарада катнашучылар рәтендә Россиянең танылган дәүләт эшлеклеләре, мәгариф һәм фәнни-тикшеренү учреждение вәкилләре, галимнәр һәм экспертлар, дин, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре, шулай ук Сүрия, Мисыр, Гыйрак, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мавритания, Фәлыйстин, Кытай, Төркия, Нигерия, Зимбабве, Эфиопия, Кувейт һ.б. илләрдән дәрәҗәле кунаклар бар.
Конференция өч секциядә һәм экспертлар катнашында пленар утырыш рәвешендә уза, аның нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителәчәк.
Соңгы елларда Татарстан мөфтияте татар дин гыйлеме мирасын торгызу һәм популярлаштыру юлына басты, бу дини сабырлык һәм диннәр арасында татулык үсешен тәэмин итү һәм саклауның мөһим факторларының берсе, шулай ук мәгърифәтчелек, толерантлык һәм башка диннәргә карата дустанә мөнәсәбәттә булган Ислам чыганагы булып тора. Бу эшчәнлек мөфтият тарафыннан комплекслы төстә, берничә юнәлештә гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, дини әдәбият нәшер итү рухи җитешсезлекләр һәм җәмгыятьтә наданлык белән көрәштә иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Мөселманнарның аң-белемен күтәрү, милли мәдәниятне, традицияләрне, өммәтнең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүнең мөһим факторы буларак, китап укуга кызыксынуны арттыру максаты белән, 2018 елда мөфтият тарафыннан барлыгы 53 исемдәге китап дөнья күрде. Аларның гомуми тиражы 212 932 данәне тәшкил итте. Басмаларның төп өлеше (гомуми санның яртысына якыны) классик мөселман һәм татар дини-илаһият мирасына караган хезмәтләрне тәшкил итә һәм Әбу Хәнифә, Матуриди, Тәхави, әл Газнави, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри, Ә.Максуди, Г.Карабаш һ.б. авторларның хезмәтләреннән тора. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аерым игътибарны ислам динендә беренче адымнарын ясаучыларга юнәлтә. Алар өчен “Хозур” нәшрияты фикъһе, гакыйдә, сира һәм башка фәннәргә караган китаплар әзерләп дөньяга чыгарды.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты китаплары белән барлык мәгариф учреждениеләре, шулай ук төзәтү учреждениеләре тәэмин ителә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, дини экстремизмны профилактикалауда тагын бер максатчан аудитория булып тоткыннар тора. Һәрбер төзәтү колониясендә махсус әзерлек узган имамнар хезмәт куя һәм гыйбадәт кылу бүлмәләре эшли. Шунысы да игътибарга лаек, ислам динен тотучы тоткыннар арасында төрмәләргә кабаттан әйләнеп кайту очраклары бик аз.
Татар халкының бай дини мирасын саклау, мөселманнарга Хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән танышу мөмкинлеген булдыру, шулай ук Ислам дине турында дөрес күзаллау формалаштыру максатыннан, мөфтият тарафыннан Darul-Kutub.com электрон китапханәсе дә актив үстерелә. Сайтта кыйммәтле хезмәтләрне табу гына түгел, аларны онлайн рәвештә уку һәм бушлай күчереп алу дә мөмкин. Татар дин галимнәренең идеяләре социаль челтәрләрдә дә актив рәвештә алга сөрелә. Бүгенге көндә Интернет челтәрендә 11 тематик бит һәм төркем эшли, аларга язылучыларның гомуми саны 1 миллион кешедән артып китә.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең басма массакүләм мәгълүмат чаралары татар һәм рус телләрендә төрле вакыт аралыгы белән дөнья күрә. «Шура» альманахы татар телендә кварталга бер тапкыр имамнар өчен махсус нәшер ителә. 2018 елда альманахның әйдәп баручы темалары булып, рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм Пәйгамбәрләр тарихы торды. «Дин вә мәгыйшәт» газетасы һәм рус телендәге «Умма» газетасы үз битләрендә мөселман өммәтенең проблемаларын яктырта. Газеталарны зур кызыксыну белән Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә укыйлар.
Иҗтимагый аң һәм дини мәдәниятне идея һәм концепцияләр генә формалаштырып калмый, бу эштә Россия исламында баручы процессларны яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары да катнаша. «Хозур» нәшрият йорты, Россиянең иң зур ислам медиахолдингы буларак, тулы бер дини медиапроектларны тормышка ашыра. Аның карамагындагы газета-журналлар, портал, радио һәм телевидениеның бурычлары булып җәмгыятьне рухи тәрбияләү тора. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык матбугат чаралары да – Islam-Today.ru порталы, имамнар өчен "Шура" альманахы, “Дин вә мәгыйшәт” һәм «Умма» газеталары, «Азан» радиосы – Россия мөселман өммәтен үстерүгә хезмәт итә дисәк тә арттыру булмас. 2017 ел Диния нәзарәте һәм Татарстан өммәте үсеше тарихына «Хозур ТВ» мөселман телеканалын булдыру белән кереп калды. Телеканал тапшыруларын кабельле телевидение аша Татарстан Республикасы һәм Россиянең тагын берничә төбәге территориясендә карарга мөмкин.
Дин өлкәсендәге вазгыятьне объектив бәяләү максатыннан, мөфтият Интернет челтәрендә, экстремистик эчтәлектәге матриалларны, экстремистик идеяләрне пропагандалауга юнәлтелгән миссионерлык эшчәнлеген ачыклау буенча зур эш алып бара. Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда көндәлек мониторинг алып бару «гадәттән тыш хәл куркынычын күздә тоткан нокталар»га вакытында җавап кайтару, чаралар күрү мөмкинлеген бирә.
Конфессияара мөнәсәбәтләрне үстерү, ныгыту да Татарстан Диния нәзарәтенең өстенлекле эш юнәлеше булып тора. Татарстан митрополиясе белән хезмәттәшлектә мөфтият “башка” конфессияләргә карата дустанә мөнәсәбәттә торган шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән эшчәнлек алып бара. Төрле конфессия вәкилләре арасында спорт ярышлары һәм турнирлар, толерантлык һәм күрше милләтләргә хөрмәт белән карауга багышланган вәгазьләр, түгәрәк өстәлләр, фикерләшү клублары һәм әңгәмәләр – болар барысы да “дини түземсезлек” белән көрәштә нәтиҗәле булып чыкты. Гомумән, Диния Нәзарәтенең бу өлкәдәге тәҗрибәсе бөтен Россия күләмендә, хәтта чит илләрдә дә кызыксыну уятты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эксперт буларак Ауропа Советы, Берләшкән милләтләр оешмасы, “Россия – ислам дөньясы” Стратегик караш төркеме һәм башка шундый абруйлы мәйданчыкларда чыгыш ясый.