“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча курслар төгәлләнде

26 март 2019 ел 12:01
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча курслар төгәлләнде

Бүген, Рәҗәб аеның 19 нчы көнендә, Казанда “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча ике атналык тернәкләндерү курслары төгәлләнде. Әлеге проект коляска һәм култык таяклары белән йөрүчеләрне, ДЦП диагнозлы кешеләрне тернәкләндерүгә юнәлтелә.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә 13-26 март көннәрендә узган курсларга Санкт-Петербург, Новосибирск һәм Казаннан 30 кеше килгән иде.

Курслар төгәлләнүгә багышланган чарада Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды идарәсе рәисе Илһам Исмәгыйлев, «Ярдәм» («Помощь») инвалидларга ярдәм күрсәтү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова катнашты. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин тантананың шәрәфле кунагы булды.

Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп узганча, курслар тыңлаучылар өчен белем туплау һәм аралашу чарасы булып хезмәт итә.

Ренат Валиуллин, тернәкләнү узучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстанда бик мөһим һәм кирәкле эш алып барылуы турында ассызыклап узды. “Башка тернәкләндерү үзәкләреннән аермалы буларак, монда рух бар. Биредә эшләүчеләр Аллаһы ризалыгы һәм сезнең өчен хезмәт куя”, – диде ул. Кунак фикеренчә, “үзенчәлекле” һәр кеше өчен “Ярдәм”гә баруны язмыш бүләге дип санарга мөмкин.

Тернәкләнү узучыларның һәркайсы курсларны оештыручыларга рәхмәт белдерде. Биредә алар яшәргә көч, илһам алдылар, тормышка башкача карый башладылар. Читтән килгән инвалидлар исә Казан белән соклануларын яшермәде. Сүз уңаеннан, курслар вакытында алар өчен бай мәдәни программа әзерләнгән иде, ул экскурсияләрне, театрларга һәм музейларга баруны үз эченә алды. “Казан – искиткеч матур шәһәр, бирегә тагын һәм тагын әйләнеп кайтасы килә”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты проектта катнашучыларның берсе. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: башкалабыз кунаклары өчен нәкъ менә мәдәни программа зур бүләк булды. Тыңлаучылар әхлак, дөнья диннәре тарихы, шулай ук кул эшләре дәресләренә дә яратып йөрде.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды “Бер-беребезгә булышыйк” проектын 2016 елның февраль аеннан бирле тормышка ашыра. Проект Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче инвалидларга төрле яклап тернәкләнү узарга мөмкинлек бирә. Курсларның максаты – коляска һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы