Чаллыда уздырылган Коръән бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

28 март 2019 ел 11:28
Чаллыда уздырылган Коръән бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Кичә, Рәҗәб аеның 20 нче көнендә, Яр Чаллының “Ак мәчете”ндә балалар арасында Коръән уку буенча традицион республикакүләм бәйгесе үткәрелде. Быел ул егерме дүртенче тапкыр узды. Чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте, “Ислам нуры” дини-эшмәкәрлек үзәге тарафыннан оештырылды. Анда 3 яшьтән 15 яшькә кадәрге 200ләп бала һәм үсмер катнашты. Конкурсантлар арасында Татарстанның Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай шәһәрләреннән, шулай ук Әгерҗе, Сарман, Зәй, Мөслим, Алабуга, Тукай районнарыннан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән вәкилләр бар иде. 

Бәйгене төбәк казые, "Ак мәчет" мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев тантаналы төстә ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде. Конкурсантлар каршында шулай ук Чаллы шәһәре Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин чыгыш ясады. Ул бәйгенең балалар өчен аралашу, берләшү мәйданчыгы булуын билгеләп үтте. 

Катнашучылар Коръәнне яттан һәм карап укыганда тәҗвидне ничек үтәве, мәкаме, киенү әдәбе, үз-үзен тотышына карап бәяләнде. Бәйге кызлар һәм малайлар өчен аерым үткәрелде. 

Җиңүчеләр 7, 10, 12 һәм 15 яшькә кадәрге төркемнәрдә билгеләнде. Алар төрле дәрәҗәдәге дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Җиңүчеләрне һәм призерларны шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм “Ак мәчет” имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли тапшырды. Моннан тыш, бәйгенең иң яшь катнашучылары – өч яшьләрен тутырган Әмин Сәлихов белән Әминә Кадыровага махсус бүләкләр бирелде.

Җиңүчеләр исемлеге:

7 яшькә кадәрге кыз балалар төркемендә:

I урын – Самирә Нурмөхәммәтова (Яр Чаллы)

II урын – Динара Нурмөхәммәтова (Яр Чаллы)

III урын – Зәйнәп Шакирова (Түбән Кама)

10 яшькә кадәрге кыз балалар төркемендә:

I урын – Хәдичә Хаҗиева (Тукай районы)

II урын – Камилә Газизҗанова  (Түбән Кама)

III урын – Назилә Агабалаева  (Яр Чаллы)

13 яшькә кадәрге кыз балалар төркемендә:

I урын – Мәръям Хаҗиева (Тукай районы)

II урын – Сафия Петрова (Түбән Кама)

III урын – Зилия Йосыпова  (Түбән Кама)

15 яшькә кадәрге кыз балалар төркемендә төркемендә:

I урын – Гайшә Хәйбрахманова (Түбән Кама)

II урын – Әминә Ибраһимова  (Сарман районы)

III урын – Гайшә Зыятдинова (Түбән Кама)

7 яшькә кадәрге ир балалар төркемендә:

I урын – Равил Хаҗиев (Тукай районы)

II урын – Әхмәт Мәүлиев (Мөслим районы)

III урын – Мөхәммәд Хафизов  (Түбән Кама)

10 яшькә кадәрге ир балалар төркемендә:

I урын – Амаль Гадҗиев (Яр Чаллы)

II урын – Мөхәммәд Сангаков (Казан)

III урын – Кәрим Кәлимуллин   (Казан)

12 яшькә кадәрге ир балалар төркемендә:

I урын – Билал Җиһаншин (Түбән Кама)

II урын – Ильяс Сабитов  (Түбән Кама)

III урын – Ибраһим Гомәров  (Яр Чаллы)

15 яшькә кадәрге ир балалар төркемендә:

I урын – Ибраһим Гильманшин (Казан)

II урын – Билал Закиров  (Зәй)

III урын – Мөхәммәд Әхмәтшин (Түбән Кама)

ФОТОРЕПОРТАЖ

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы