Аутизм турында мәгълүмат тарату көнендә "Зәкят" фонды "үзенчәлекле" сабыйларга бәйрәм оештыра

29 март 2019 ел 13:26
Аутизм турында мәгълүмат тарату көнендә "Зәкят" фонды "үзенчәлекле" сабыйларга бәйрәм оештыра

2 апрель, Аутизм проблемасы турында бөтендөнья мәгълүмат тарату көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Туган авылым” күңел ачу комплексында үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Әйдәгез дуслашыйк!” дип исемләнгән бәйрәм үткәрәчәк. Фонд карамагында тәрбияләнүчеләр чакырылачак әлеге хәйрия чарасында 150гә якын кеше катнашуы көтелә.

Бәйрәм 15.00дә күккә йөзләгән зәңгәр шар (зәңгәр төс аутизм символы булып санала) җибәрү белән башланып китәчәк.  Алга таба кечкенә кунаклар өчен мавыктыргыч мастер-класслар оештыру күздә тотыла. Чара кысаларында шулай ук табибларның, үзенчәлекле балалар белән эшләүче белгечләрнең чыгышлары көтелә. Аерым алганда, экспертлар сыйфатында Казан шәһәренең 8 нче балалар шәһәр хастаханәсе баш табибы Фәния Зайкова, әлеге медицина учреждениесе психиатры Резеда Измайлова, “Игелекле Казан” проекты директоры Марат Исмәгыйлев, башкаланың татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 162 нче балалар бакчасы мөдире Рәсимә Вәлиева һәм башкалар чакырулы. Иҗади номерлар белән балалар үзләре дә чыгыш ясар дип көтелә.

Балалар бәйрәме дустанә мохиттә чәй эчү белән төгәлләнәчәк.

Аутизм турында бөтендөнья мәгълүмат тарату көне Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан аутизм белән интегүчеләрнең проблемаларына игътибар җәлеп итү максатыннан 2008 елда гамәлгә кертелде. Аутистик спектрдагы тайпылышлар – тирә-юньдәге кешеләр белән аралашуда, социаль элемтәләр коруда кыенлыклар кичерүгә бәйле психик һәм психологик характердагы тайпылышлар ул. Аутизм белән интегүчеләр хис-тойгыларын күрсәтми, башкаларга сүзләр белән мөрәҗәгать итми. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасына караганда, бүген дөньяда аутизм белән авыручы 67 миллион тирәсе кеше исәпләнә.

Барлык ММЧ вәкилләрен әлеге чарада катнашырга чакырабыз! Аккредитация өчен телефон: 89274565023.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы