Бүген, Рәҗәб аеның 27 нче көнендә, мөфтияттә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышы узды. Җыелыш Татарстан мөфтие – Голәмәләр шурасы рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә үтте. Утырышта мөфти урынбасарлары – Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, шураның җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары катнашты.
Көн тәртибендә кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләр кертүнең хәләл модельләрен эшләү, шулай ук мөселманнарның, торак сатып алу максатыннан, торак-туплау кооперативларында катнашу мөмкинлеге мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, фитыр, фидия сәдакалары һәм зәкят нисабы күләменең критерийлары билгеләнде. Әлеге мәсьәләләр буенча карарлар Казыйлар һәм Голәмәләр шураларының гомум утырышында расланып кабул ителәчәк һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткереләчәк.