Татарстан мөфтияте һәм Бөтендөнья ислам лигасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

05 апрель 2019 ел 14:34
Татарстан мөфтияте һәм Бөтендөнья ислам лигасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Бүген Бөтендөнья ислам лигасы Генераль сәркатибе Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Иса җитәкчелегендәге Согуд Гарәбстаны Корольлеге делегациясе белән очрашу Казан Кремлендә дәвам итте. Очрашуны Губернатор сараенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Исегезгә төшерәбез: Бөтендөнья ислам лигасы Генераль сәркатибе Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Иса җитәкчелегендәге Согуд Гарәбстаны Корольлеге делегациясе 4-7 апрель көннәрендә Татарстанга эшлекле сәфәр кыла. Бүген иртән делегация вәкилләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә булды. Кунакларны Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Моннан тыш, делегация Казан (Идел буе) федераль университетында, Россия ислам университетында булырга, Болгар ислам академиясе эшчәнлеге белән танышырга ниятли.

Бүген Казан Кремлендә узган әңгәмә барышында Россиянең ислам дөньясы белән багланышлары мәсьәләләре буенча фикер алышу узды. Татарстан Президенты дөньяда гомумкешелек һәм рухи кыйммәтләрне ныгыту эшендә хезмәттәшлекнең уңышлы һәм нәтиҗәле булачагына өмет белдерде. Очрашу ахырында Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья ислам лигасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Иса кул куйды.

Тулаем алганда, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара эшчәнлеге Татарстан Республикасының һәм мөфтиятнең абруен күтәрү, шулай ук ислам үсеше өлкәсендә халыкара аренадагы урынны ныгыту, дөньякүләм мөселман киңлеге һәм мәгариф берләшмәләре белән ике яклы багланышта торуны арттыру максатыннан тормышка ашырыла. Әлеге өлкәдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте чит ил оешмалары белән элемтәләрне киңәйтү, яңа партнерларны нәтиҗәле юл белән эзләү һәм яңаларын җәлеп итү, мәгариф программасы, Коръәнне өйрәнү, социаль хезмәт күрсәтү спектрын арттыру нәтиҗәсендә сизелерлек уңышларга иреште. Әлеге бурычларны тормышка ашыру өчен 2018 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән чит илләргә 9 тапкыр чыкты, моннан тыш Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясе дә шәһәрнең мактаулы кунаклары белән очрашу урынына әверелде. Нәзарәттә мөфти чит ил вәкилләре – мөселман галимнәре һәм фән эшлеклеләре, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, илчеләр, мөфтиләр, журналистлар һ.б. белән рәсми очрашулар үткәрде. Чит илләрдән килгән кунакларга Камил хәзрәт татарларда ислам дине тарихы һәм үсеше, мөфтиятнең күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук алар белән ислам диненең традицион кыйммәтләрен ныгыту өлкәсендәге тәҗрибәсе белән бүлеште. Кунакларда татар рухи мирасының байлыгы хакындагы мәгълүмат, татар дини мирасының ислам дөньясындагы урыны, Россиядә ислам үсеше, Татарстанда ислам мәгарифе өлкәсендәге казанышлар, экстримизмга көрәш һәм дәгъвәт эшчәнлеге шулай ук зур кызыксыну уятты. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара мөнәсәбәтләр үсеше өлкәсендә иң зур казанышы булып, БМОның Икътисад һәм социаль советы (ЭКОСОС) каршында консультатив статус бирелүе тора.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы