Мөфти Дубайда IX еллык инвестицион форумда катнаша. Беренче фотолар!

08 апрель 2019 ел 10:25
Мөфти Дубайда IX еллык инвестицион форумда катнаша. Беренче фотолар!

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дубайда IX еллык инвестицион форумда (Annual Investment Meeting (AIM) 2019) катнашу нияте белән ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәр кыла. Бүген, Шәгъбан аеның өченче көнендә, республика мөселманнары башлыгы әлеге эшлекле форумны ачу тантанасында катнаша. Чараның төп темасы – «Турыдан-туры чит ил инвестицияләренең киләчәген чагылдыру: цифрлы глобальләштерү аша бөтендөнья икътисадын баету». Җыен кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллин пленар утырышта, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бизнесы һәм рәсми хакимияте вәкилләре белән, шулай ук форумга башка илләрдән килгән катнашучылар һәм дин галимнәре белән очрашырга ниятли. Әйтик, кичә хәзрәт Дубайда Изге Коръәннең халыкара Дубай премиясе үзәгенең Коръәнне әзерләү Комиссиясе җитәкчесе, шәех Мәэмүн Әр-Рави белән очрашты. Алар Коръәнне өйрәнү, Коръән-хафизларны әзерләү, Коръән басмаларын һәм тәфсирләрен бастыру өлкәсендә хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышты.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100