ТР мөселманнарының Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан гарәп телендә «Исгафул муриддин ли-икамәти әд-дин» дип аталган хезмәт нәшер ителде. Аның атамасын «Дин кануннарын үтәргә теләүчеләр өчен ярдәм» дип тәрҗемә итәргә мөмкин.
Хезмәтнең авторы – хәнәфи мәзһәбе, усул-фикһ галиме, мөхәддис, шәех Габделгани бине Талиб Әд-Димәшкый (рахимаһуЛлаһи).
Китапта фикһ буенча төп, иң кирәкле мәгълүмат китерелгән, ул намаз, зәкят, фарыз ураза һәм хаҗ бүлекләреннән тора.
Галим үзенең хезмәтен балалар өчен язган була, чөнки кеше әүвәл нинди гыйлемнәр алса, нәрсәне яратса, шул аның киләчәген билгеләр.
Әлеге китап тормышын хак дин кануннарын өйрәнергә багышларга теләгән һәркемгә файдалы булыр.
Шушы көннәрдә китап «Хозур» нәшрият фирма кибетләренә сатуга чыгачак. Адреслары: Казан, Тукай урамы, 36 йорт һәм Газовая урамы, 14 йорт.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (903) 388-86-33.