«Хозур ТВ» «Минем Рамазан» («Мой Рамадан») челлендж-бәйгесен игълан итә

10 апрель 2019 ел 15:49

Изге Рамазан ае башланыр алдыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» телевидениесе Instagram-кулланучылар арасында видеоэшләр челлендж-бәйгесен игълан итә. Анда катнашу өчен:

  • татар яки рус телендә видеоролик төшереп, аны #мойрамаданхузур хештегы белән 2019 елның 29 маена кадәр Instagram социаль челтәрендә урнаштырырга;
  • әлеге ролик астында кимендә ике дустыңның аккаунтын билгеләп, челленджны аларга тапшырырга;
  •  «Хозур ТВ» - @huzurmedia аккаунтын билгеләргә һәм бу аккаунтка язылырга кирәк.

Бәйгедә Россия Федерациясе территориясендә яшәүче 14 яше тулган Instagram-кулланучылар катнаша ала.

Җиңүчеләрне акчалата бүләкләү күздә тотыла:

  • I урын – 5 мең сум;
  • II урын – 3 мең сум;
  • III урын– 2 мең сум.

Нәтиҗәләр чыгару һәм бүләкләү 6 июньгә билгеләнгән. Бәйгенең нигезләмәсе белән түбәндә танышырга мөмкин.

Белешмә өчен телефон: +7 (917) 897-85-74 (Альмира).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана