Мишада - аутизм: ярдәм кирәк!

11 апрель 2019 ел 16:35
Мишада - аутизм: ярдәм кирәк!

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган “Без синең белән!” хәйрия акциясен дәвам иттерә. Әлеге акция кысаларында аутизмнан интегүче Миша Козловны дәвалауга акча җыю игълан ителде. Хәзерге вакытка кирәкле сумманың яртысы җыелган.

Миша гаиләдәге бердәнбер, көтеп алынган сабый була. Әнисе Татьяна ханым аны соңлап дөньяга китерә. Кайгы агач башыннан йөрми, бәндә башыннан йөри, чир дә сорап килми, көтмәгәндә килә. Өч яшенә кадәр сау-сәламәт булган Миша кинәт сөйләшүдән туктый һәм агрессия күрсәтә башлый. Күпсанлы тикшеренүләрдән соң, табиблар аңа аутизм дигән диагноз куя. Мишага хис-кичерешләре белән уртаклашу авыр бирелә. Шул ук вакытта егет үзе белән аралашканнарын ярата. Әмма хикмәт шунда: ул бөтенләй диярлек сөйләшми һәм хисләрен сүзләр белән белдерә алмый, ә куллары һәм төрле ымнар, авазлар ярдәмендә җиткерә.

Авыруына карамастан, Миша – бик булдыклы егет. Әнисенә өй эшләрендә ярдәм итә: кәефе яхшы булганда савыт-сабаны да, идәнне дә юып куярга мөмкин. Конструктордан төрле әйберләр төзергә, бәйрәмнәргә, концертларга йөрергә ярата. Ләкин вакыт-вакыт Мишага үз-үзен кулда тоту авыр бирелә. Неврологлар әйтүенчә, Мишага җәмгыятькә җайлашу, яраклашу өчен,  тернәкләнү курсларын даими рәвештә узып тору кирәк. Егетнең әнисе дә тернәкләнү курсларыннан соң Мишаның эмоциональ халәте уңай якка үзгәрә, ди. Бер курсның бәясе – 80 мең сум. Бүгенге көндә Татьяна ханым Мишаны ялгызы тәрбили. Егетнең әтисе моннан өч ел элек үлеп киткән. Шунлыктан Татьяна ханым мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әгәр сезнең игелек кыласыгыз һәм Мишага ярдәм кулы сузасыгыз килсә, KAZAN 100 дип язып, 3116 номерына SMS-хәбәр җибәрегез! Акчаны 5469 6200 1617 6412 номерлы Сбербанк картасына (Булат Раифович М. картасы), шулай ук 8-987-225-33-22 номеры буенча шалтыратып та күчерергә мөмкин.

Кылган игелекләрегез өчен Алаһы Тәгалә Сезне зурласын!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы