Мамадыш мәдрәсәсендә ачык дәрес үткәрелде

12 апрель 2019 ел 14:39
Мамадыш мәдрәсәсендә ачык дәрес үткәрелде

Кичә Мамадыш мәдрәсәсендә методик көннәр кысаларында “Гыйбадәт нигезләре (гакыйдә)” буенча ачык дәрес уздырылды. Аны мәдрәсәдә хезмәт куючы тәҗрибәле мөгаллимә Әлфия Нурмөхәммәт кызы Вәгыйзова алып барды. Ачык дәресне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин, Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззәтуллина, шулай ук Кукмара һәм Яр Чаллы мәдрәсәләре вәкилләре карады.

Мөгаллимә "Кыямәт көне" темасына багышланган дәресне төрле методик алымнар файдаланып алып барды. Кабатлауга, белем һәм күнекмәләрне актуальләштерүгә аеруча зур урын бирелде. Хәтта дәрес темасын ачыклау да кроссворд чишү белән башланып китте. Әлфия ханым милли-төбәк компонентына да игътибар итте – дәрес  Габдулла Тукайның кыямәт көне турындагы сүзләре, мәдрәсә шәкертләренең кыямәт көне турындагы эчтәлекле шигырьләре белән дәвам итте. Мөгаллимә дәрестә саннар диктанты, карточкалар белән эш, сорау-җавап формаларын да уңышлы кулланды. Һәр эш формасыннан соң студентларга үз-үзләрен бәяләргә тәкъдим итте – жетоннар өләште. Шәкертләр тактадагы сүзләр белән дә эшләде, дәреснең йомгаклау өлешендә кыямәт көне турында видеофильм карап, сорауларга татар телендә төзек, матур җөмләләр белән җавап бирделәр. 

Экспертлар дәреснең югары дәрәҗәдә алып барылуын ассызыклап үтте. Күп еллар мәдрәсәдә укыткан тәҗрибәле мөгаллимнәр - “Ак мәчет” мәдрәсәсеннән Дамир (Габделмәлик) Саттаров, Кукмара мәдрәсәсеннән Рифат Ибраһимов, Рузилә Мәҗитова дәрескә куелган төп таләпләрнең үтәлүен, структура саклануын, дәреснең дога белән башлануын һәм тәмамлануын, ләкин кайбер ир-ат студентларның дәрестә катнашмавын билгеләп үттеләр. Айдар хәзрәт Карибуллин, үз чиратында, барлык ачык дәресләрне видеога төшереп барырга – үрнәк итеп башкаларга  күрсәтергә тәкъдим итте.

Мамадышта үткән әлеге ачык дәрескә йомгак ясап, Нәзирә ханым Гыйззәтуллина Мамадыш мәдрәсәсенең Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, Диния нәзарәте тарафыннан куелган таләпләрне төгәл үтәвен ассызыклады, урта һөнәри дини белем бирүдә (башлангыч дәрәҗә) уңышлы эшләп килүен билгеләп үтте. Ә дәрескә карата бер генә теләк-тәкъдим әйтелде. “Дәрес ахырында шәкертләр укытучының нинди методик алымнар куллануын әйтте. Укытучыга аларның бер елдан "имам-хатыйб, ислам нигезләре укытучысы” квалификациясе алып чыгачагы һәм әлеге методик алымнарны киләчәктә дәресләр үткәргәндә кулланырга кирәклеген ассызыклап үтәргә иде”, - дигән фикер яңгырады.

Шунысын искәртеп узарга кирәк: мәдрәсәдә тәҗрибәле җитәкчеләр - директор Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин, аның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Ранил хәзрәт Талипов,  яшь мөгаллимнәр эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы