Камил хәзрәт Казан паркында MUSLIMVOL белән аралашты

17 апрель 2019 ел 09:56
Камил хәзрәт Казан паркында MUSLIMVOL белән аралашты

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман яшьләре белән гадәти булмаган очрашу уздырды. Чара башкаланың Ленин бакчасы паркында спорт форматында узды. Республика мөселманнары башлыгына MUSLIMVOL мөселман волонтерлары хәрәкәте турында сөйләделәр һәм үзләрен күптән кызыксындырган сорауларын бирделәр. Хәзрәт исә мөселманнар үзләренең рухи һәм физик сәламәтлекләрен ныгытырга тиеш булуы хакында нәсыйхәтләрен җиткерде, шулай ук республика ифтарының кайбер нечкәлекләрен ачты.

Мөфти белән аралашканнан соң, Казан мөселман яшьләре республика мөхтәсибәтләрендәге мөселман егетләрен һәм кызларын челленджга кушылырга чакырып, Instagram туры эфирында бергәләшеп гәүдәне җирдән күтәрү һәм чүгәләү күнекмәсен 1500 тапкыр башкардылар. Беренчеләрдән булып эстафетаны Чистай мөселман яшьләре берлеге вәкилләре кабул итеп алды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аеруча мөһим юнәлеше булып мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү тора. Хәзерге вакытта республика мөфтиятенең волонтерлар базасында барлыгы 900ләп кеше теркәлгән. Аларның яше – 14тән алып 80гә кадәр. Волонтерлар ел саен, башка чаралар белән беррәттән, традицион республика ифтарын оештыру һәм уздыруда, мохтаҗларга гошер сәдакасын җыеп таратуда актив катнаша.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы