Мөфти Балтачта: семинар барышында ике ачык дәрес карады һәм 62 шәкерткә дипломнар тапшырды

17 апрель 2019 ел 19:47
Мөфти Балтачта: семинар барышында ике ачык дәрес карады һәм 62 шәкерткә дипломнар тапшырды

Бүген, Шәгъбан аеның 12 нче көнендә, Татарстан мөфтие Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Беренче эш итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач районы Норма урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган “Милли-әхлакый тәрбия бирүдә мәктәп һәм җәмәгатьчелек хезмәттәшлеге” дип исемләнгән республикакүләм семинар эшендә катнашты. Кунакларны Норма мәктәбе директоры Ләйсән Гатауллина каршы алды, мәктәптә Туган тел атналыгына багышлап оештырылган стендлар, татар халык ашларыннан торган күргәзмә һәм туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге белән таныштырды. Алга таба кунаклар ике ачык дәрес карады: VIII сыйныф укучыларына әхлак дәресен өстәмә белем педагогы Венера Хөсәенова, татар әдәбияты дәресен X сыйныф укучылары белән югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Җәләева үткәрде. Дәрестә укучылар татар халкының ислам дөньясында тоткан урыны белән таныштылар, милли һәм рухи кыйммәтләрне саклауның әһәмиятле якларына төшенделәр. Дәресләр хәзерге заманның алдынгы укыту метод һәм технологияләрен кулланып, бай эчтәлекле итеп үткәрелде. Укучыларның чыгышына, белем дәрәҗәсенә барлык кунаклар соклануларын белдерделәр. Моннан тыш, укучыларның иҗади эшләренә зур әһәмият бирелү барлык дәресләр барышында ачык күренде, шәҗәрә, нәсел тарихыңны барлау, җирле төбәктән чыккан күренекле шәхесләрнең мирасын өйрәнү буенча зур эш башкарылуын барлык катнашучылар уңай яктан билгеләп уздылар. Мисал өчен, Норма мәктәбе укучысы Нигина Баһаветдинова буш вакытта татар шәмаилләре ясый икән һәм ул үз хезмәтләрен әлеге чарада катнашучы һәр кешегә бүләк итеп чыкты.

Татарстан мөфтие үз чыгышында татар телен һәм милли үзенчәлекләрне саклау һәм өйрәнүнең әһәмиятенә тукталып үтте: “Без гаять бай тарихлы, китаплы халык. Инкыйлабка кадәр генә дә Казанда утыз меңләп китап басылып чыккан дигән мәгълүмат бар. Без дөньяда иң беренче булып Коръән бастырган милләт. Мөселман дөньясында шундый гыйбарә йөри: “Коръән Хиҗазда иңгән, Каһирәдә гүзәл итеп укылган, Истанбулда матур итеп язылган, ә Казанда беренче мәртәбә басылган”. Бу бит бик зур горурлык”, – дип белдерде ул. Алга таба чыгышында Камил хәзрәт бар мөселман дөньясында танылу алган атаклы татар дин галимнәренең мирасына тукталып үтте.

Семинар бүләкләүләрсез узмады: хезмәттә югары нәтиҗәләргә ирешкән мөгаллимәләр мөфти кулыннан рәхмәт хатлары алды.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, бирелгән мөмкинлекләргә сөенеп, төрле милләтләр арасында дустана мөнәсәбәтләрне ныгытуда мондый семинарларның ролен югары бәяләде.

Алга таба Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре җәмгыятьтә әдәп-әхлакны ныгыту мәсьәләләренә багышланган сөйләшүне Балтач Үзәк мәчетендә дәвам иттерде. Биредә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлегендә белем алучы кичке бүлек шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы булып узды. Дүрт ел дәвамында мәдрәсәдә гыйлем үзләштереп, чыгарылыш квалификацион эшләрен уңышлы яклап, 62 кеше урта белем алып чыкты. Татарстан мөфтие алган белемнәре белән халыкка, өммәттәшләребезгә хезмәт итүдә зур уңышлар теләде, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисен китереп, бишектән алып ләхеткәчә гыйлем өйрәнергә өндәде. Әлеге чара барышында районда дини мәгариф үсешенә өлеш кертеп, үзенең киңәш-нәсыйхәтләре белән мөхтәсибәткә һәрдаим ярдәм итеп торучы аксакал Нотфулла Гариповны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәтнең юбилей медале белән бүләкләде. Тантаналы чара шәкертләрнең сөенечен уртаклашырга килгән мөхтәрәм кунаклар, дин әһелләре, мәдрәсә җитәкчелеге һәм Балтач районы хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллинның хәер-фатыйхасын алу һәм күмәк фотога төшү белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы