Нәзарәт Президиумы Рамазан аеның тәртипләрен билгеләде

18 апрель 2019 ел 11:39
Нәзарәт Президиумы Рамазан аеның тәртипләрен билгеләде

Бүген, Шәгъбан аеның 13 нче көнендә, Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышы узды. Әлеге чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә үтте. Көн тәртибендә төп сорау буларак Татарстан Республикасында Рамазан-шәриф аена әзерләнү һәм аны үткәрү мәсьәләсе каралды.

Президиум әгъзалары Рамазан аеның беренче көне итеп 6-нчы майны билгеләделәр. Беренче тәравих намазы 5-нче май көнне ястү намазыннан соң укылачак. Утырышта катнашучылар - голәмәләр, казыйлар һәм мөхтәсибләр - тәравих намазын 20 рәкәгать итеп укырга кирәклеген ассызыклады. Ураза ае быел 29 көннән торачак һәм 2019 елның 4 июнь көнендә гает намазы укылачак. Гает намазының вакытын утырышта катнашучылар зур шәһәрләр өчен уртак бер вакыт - иртәнге 7.00-дә билгеләргә тәкъдим итте, авылларда - кояш чыгып 30 минуттан соң яки мәхәллә халкының бергә килешеп сайланган вакытта уздырыла. 

Быел фитыр сәдакасының минималь күләме былтыргы кебек - 100 сум, зәкят чыгаручыларга - 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме 230 мең сумны тәшкил итә.

Игътибар! Изге Рамазан ае башлану уңаеннан матбугат конференциясе узачак. Очрашуның спикерлары – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбәрәков. Матбугат конференциясе 29 апрель көнне 13.00дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында була. Барлык ММЧ вәкилләрен әлеге чарада катнашырга чакырабыз!

Аккредитация өчен телефон: 89172939706.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы