Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе утырышында “Зәкят” фонды эшчәнлеген уңай бәяләделәр

19 апрель 2019 ел 10:42
Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе утырышында “Зәкят” фонды эшчәнлеген уңай бәяләделәр

Кичә башкала Ратушасында Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе утырышы уздырылды. Көн тәртибендә төп сорау буларак социаль эшчәнлеккә юнәлдерелгән коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга ярдәм күрсәтү, хәйриячелек мәсьәләләре каралды. Утырышта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов та катнашты. Киңәшмә барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров шәһәрдә коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның эшчәнлеге һәм үсеше турында доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул “Зәкят” фондының мохтаҗларга азык-төлек һәм кием-салым белән даими ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән эшчәнлеген билгеләп үтте.

Бу өлкәдәге эшчәнлек Фонд өчен, җәмгыятьнең сәламәтлеген ныгыту һәм авыру сабыйларның дәвалануын финанслау белән беррәттән, өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Әйтик, 2018 елда гына да нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә, инвалидларга, ялгыз өлкән кешеләргә 700 ашамлык җыелмасы, тагын 1415 мохтаҗ кешегә ит продукциясе тапшырылды, 1525 кеше бушлай өске кием һәм аяк киеме белән тәэмин ителде, фәкыйрьләр өчен ел әйләнәсе оештырылган Хәйрия ашларында кайнар ризыкларның барлыгы 7988 порциясе таратылды. Моннан тыш, яңа уку елына әзерлек чорында ТР мөселманнары Диния нәзарәте төрле мәктәп яшендәге 115 балага ярдәм күрсәтте.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: Корбан һәм Ураза гаетләрендә һәм Изге Рамазан аенда мөфтиятнең социаль эшчәнлеге тагын да активлаша. Әйтик, 2018 елда республика буенча аз керемле халыкны һәм соцучреждениеләрне тәэмин итү өчен барлыгы 52,6 тонна корбан ите юнәлтелде, шул исәптән ТР Диния нәзарәтеннән – 14,7 тонна. Шул рәвешле, мөфтият тарафыннан корбан итеп китерелгән 821 малның ите нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фондына, Яр Чаллының «Ихсан» хәйрия фондына, ТР Сукырлар җәмгыятенә, «Бөрбаш» пансионатына, Татарстанның 9 мәдрәсәсенә һәм башка дини белем бирү учреждениеләренә, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең төзәтү колонияләренә тапшырылды.

«Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында да социаль ярдәм итү чаралары уза. Әйтик, башкала һәм республика мәчетләрдә көндәлек ифтарлар оештырыла. Мәҗлесләр барлык теләүчеләр өчен дә, аеруча социаль яктан мохтаҗлар өчен, ачык. Мөфтиятнең иң зур социаль проекты булып, традицион рәвештә, республикакүләм ифтар санала. Быел ул 15 мең мөселманны җыячак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы