Мөфти Шри-Ланкадагы фаҗигадә якыннарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклаша

21 апрель 2019 ел 13:22
Мөфти Шри-Ланкадагы фаҗигадә якыннарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Шри-Ланкадагы шартлауларны оештырган җинаятьчеләрне хурлап, фаҗигадә якыннарын һәм туганнарын югалткан гаиләләрнең ихластан кайгыларын уртаклаша: 

"Шри-Ланка утравыннан иртәдән бирле коточкыч хәбәрләр килеп тора: монда гыйбадәт кылу мизгелләрендә берничә католик чиркәү һәм отельны шартлатканнар. Сәгать саен диярлек һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең саны арта бара. Рәсми рәвештә бу канкойгыч вакыйга әлегә теракт дип бәяләнмәсә дә, бу көн кебек ачык. Ерткычкарча һөҗүм ифрат дәрәҗәдәге оятсызлык белән, чыдый алмаслык нәфрәт белән башкарылган һәм бу илдә дини азчылык булып яшәгән кешеләргә каршы махсус юнәлдерелгән шикелле. Әле бер ай элек кенә бөтен дөнья Яңа Зеландия мәчетләрендәге теракттан тетрәнгән иде, һәм менә тагын фаҗига – ул тәннәрне калтырата, үзәкләрне өзә, сызлану һәм гаделсезлекне күтәрә алмаган йөрәкләрне яра. Үтерүчеләр һәм аларның кулыннан һәлак булган корбаннар нинди дин тотуга карамастан, кешеләр үлеме – ул һәрвакыт олы хәсрәт, һәм, террорчылар кемгә генә ябырылмасын, без аларның барысын да гаеплибез һәм хурлыйбыз. Мин Яңа Зеландия мәчетләрендә мөселманнарны атып үтерүче террористларны да палачлар һәм варварлар дип атадым, һәм Шри-Ланкада кешеләрне шартлаткан җинаятьчеләр турында да шундый ук фикердә торам. Кызганыч ки, йөрәкләр мондый кайгылы хисләргә еш төренә башлады, һәм аяныч ки, шушындый авыр мизгелләрдә дә провокаторлар минем ихлас кайгы уртаклашуларымда булмаган сәяси мәнфәгатьләр эзләп табарга тырыша.

Мин чын күңелдән Шри-Ланкадагы шартлауларда туганнарын һәм якыннарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклашам һәм зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телим. Бөтен җаным-тәнем белән Раббыбыздан аларга шифа бирүен, һәлак булучыларның гаиләләренә сабырлык һәм ныклык иңдерүен, барлык дәүләтләрне һәм халыкларны мондый фаҗигаләрдән яклавын сорап дога кылам. Аллаһ сакласын..."

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы