Республикада балалар арасында намаз уку бәйгеләре дәвам итә

22 апрель 2019 ел 13:50
Республикада балалар арасында намаз уку бәйгеләре дәвам итә

Татарстан мөхтәсибәтләрендә балалар арасында намаз уку буенча бәйгеләр дәвам итә. Шуларның берсен кичә Нурлат мөхтәсибәте Ислам үзәгендә үткәрде.

Әлеге чарада 120гә якын бала катнашты. Төрле номинацияләр буенча узган ярышта үз белемнәрен сынау өчен мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм I-II, III-IV, V-VI сыйныф укучылары килгәннәр иде. Катнашучылар ислам нигезләре һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы буенча сорауларга җавап бирделәр, намаз уку, догалар кылу буенча үзләренең белем-күнекмәләрен күрсәттеләр. Балаларга мәчет каршындагы курсларда белем бирүче тәҗрибәле мөгаллимнәрдән торган компетентлы жюри бәя бирде. Бүгенге көндә Нурлат районының ун авылында балалар өчен ислам нигезләрен өйрәнү буенча курслар оештырылган. Шәһәрдә исә балалар Үзәк мәчеттә, Ислам үзәгенә, шулай ук Шикәрчеләр микрорайоны мәчетенә йөреп белем алалар.

Намаз уку бәйгесе төгәлләнгәннән соң район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов конкурста барлык катнашучыларны белемнәрне тикшерүне уңышлы үтү белән тәбрикләде, уңышлар теләде һәм барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Балалар шулай ук татлы бүләкләр алды, ахырдан үзләренең тәэсирләре белән өстәл янында уртаклаштылар. Әлеге чара җәмәгать белән намаз укып төгәлләнде.

Намаз уку бәйгеләре шулай ук Мамадыш мөхтәсибәте тарафыннан да оештырылды. Бәйгедә 70тән артык бала катнашты. Мәхәлләләрдә җиңү яулап килгән балалар, район бәйгесендә дә сынатмадылар, яхшы күрсәткечләр белән 1, 2, 3 урыннарга ия булдылар. Урын һәм бүләк алмаган бер бала да калмады. Балаларга дөрес итеп намаз уку тәртипләрен, дога һәм зикерләрне өйрәткән остазларга һәм сабырлык белән тырышып шул гыйлемнәрне өйрәнгән балаларга Аллаһының рәхмәте булсын!

27-28 апрель көннәрендә Азнакайда Коръән уку бәйгесе узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы