Камил хәзрәт шәйх Хамад әл-Синанны республикакүләм Коръән бәйгесенә чакырды

26 апрель 2019 ел 13:25
Камил хәзрәт шәйх Хамад әл-Синанны республикакүләм Коръән бәйгесенә чакырды

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Кувейт дәүләтеннән килгән мөхтәрәм кунак булды.

Кувейт дәүләтендә Коръәнне өйрәнү, өйрәтү комиссиясе әгъзасы, Европа хәләл контроль ширкәтенең даими әгъзасы, шул ук вакытта имам-хатыйб булып хезмәт кылучы шәйх Хамад әл-Синанны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Мөфти шәйх белән беренче тапкыр гына очрашмый. Мөхтәрәм кунак бу юлы да Татарстанны яратып килүе турында әйтте. Камил хәзрәт белән очрашып, ул аның хәер-фатыйхасын алды. Әйтергә кирәк, шәйх Хамад әл-Синан белән очрашу барышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакны Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән таныштырды, “Хозур” нәшрияты тарафыннан бастырылган китапларны – хәнәфи фекъһе буенча басмалар итте. Алга таба Россиядәге беренче мөселман телевидениесе – “Хозур ТВ” эшчәнлеге белән таныштырды, газета-журналлар бастыру турында сөйләде. Шәйх Хамад үзе тарафыннан Камил хәзрәткә уңышлар теләде, Татарстан һәм Россия өчен зур хезмәт куюын билгеләп узды. Бергә эшләү һәм хезмәттәшлек өчен юнәлешләрне билгеләде, ул аеруча хәләл өлкәсенә һәм китаплар бастыруга, татар рухи мирасын торгызуга карый. Хезмәттәшлекне дәвам итеп, Камил хәзрәт шәйхны якшәмбе көнне Азнакайда узачак Республикакүләм Коръән бәйгесен карарга чакырды. Шәйх бик теләп үзенең ризалыгын белдерде һәм шулай ук республикабыздагы хәләл индустриясе үсешенә соклануларын белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы