Рамазанны каршылап: нәзарәт вәкилләре “Даруль ифта” call-үзәге, хәйрия чаралары, VII республикакүләм ифтары һ.б. башлангычлар турында сөйләде

29 апрель 2019 ел 16:30
Рамазанны каршылап: нәзарәт вәкилләре “Даруль ифта” call-үзәге, хәйрия чаралары, VII республикакүләм ифтары һ.б. башлангычлар турында сөйләде

Бүген, Шәгъбан аеның 24 нче көнендә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Изге Рамазан ае башлану уңаеннан матбугат конференциясе уздырылды. Журналистларның сорауларына Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбәрәков һәм нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимерова җавап бирде.

Рамазан - айларның солтаны

Илфар хәзрәт Хәсәнов искәртеп узганча, быел Рамазан-шәриф ае 6 майда керә, беренче тәравих намазы исә Татарстан мәчетләрендә 5 нче майда ястү намазыннан соң укылачак. Ул тәравих намазын 20 рәкәгать итеп укырга кирәклеген,  аны мәчетләрдә җәмәгать белән башкару күркәм булуын билгеләп үтте. Ураза быел 29 көн дәвам итәчәк. Гает намазы 2019 елның 4 июненә туры килә. Фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум, зәкят чыгаручыларга – 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме – 230 мең сум.

Алга таба Илфар хәзрәт Рамазан ае фазыйләтләренә тукталды.

– Һәр тәкъвалы мөселман Рамазан-шәриф аен зур түземсезлек белән көтеп ала, чөнки бу – Аллаһы Раббыбыз безнең гөнаһларны кичергән һәм күп кенә бүләкләр һәм саваплар биргән ай. Рамазан – холкыбызны камилләштерү, гөнаһлардан котылу, тискәре гадәтләрдән арыну һәм тормышыбызны уңай якка үзгәртүгә бер адым. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: “Изге Рамазан аен кешеләр кирәгенчә бәяли алсалар, аның бөтен ел буе дәвам итүен теләрләр иде”.

Мөфти урынбасары әйтүенчә, ураза яшәү дәртен изү, кешенең сәламәтлегенә зыян китерү өчен фарыз ителмәгән. Киресенчә, ул кеше организымның, ихтыяр көченең һәм рухының ныгуына китерә, безне үзебезнең теләкләргә һәм инстинктларга баш булырга өйрәтә, нәфесне тәрбияләүнең иң яхшы ысулы булып тора. Ураза кешенең әхлак нигезләрен ныгыта. Ул безне Бөек Зат белән якынлаштыра, җаваплылык хисен арттыра, әдәплелек тәрбияли. Күңелләрне түбән хисләрдән һәм уйлардан арындыра, хуш күрелмәгән эшләрдән һәм кешеләргә карата начар мөгамәләдә булудан тыеп кала. Ураза күзләребезне хәрамга караудан, телебезне ялганнан һәм яман сүзләрдән, колакларыбызны – гайбәттән, карыныбызны – хәрам ризыктан, кулларыбызны – яман эшләрдән һәм аякларыбызны хәрам артыннан чабудан саклый.

Татарстан өммәтен мөфтият Рамазан аенда ни белән сөендерә?

Айгөл ханым Биктимерова ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Рамазан аенда оештырылачак чаралар турында сөйләп узды. Быелгы Рамазанның үзенчәлеге булып атналык тематик ифтарлар торачак - аларны Татарстан мөфтияте “Түбәтәй” кафесы белән бергәлектә оештырачак. Әйтик, 6 майда – “Рамазанга кердек”, 13 нче майда – “Хатын-кыз һәм Рамазан”, 20 нче майда – “Зәкят” фонды тәрбиясендә булган балалар өчен “Мин дә ураза тотам”, 27 нче майда – “Рамазан һәм Коръән” дип исемләнгән авыз ачу чаралары оештыру ниятләнә. Моннан тыш, “Татлы Рамазан” промо-акциясе, авыру балаларны дәвалауга акчалар җыюга юнәлтелгән “Рамазан – изге гамәлләр ае”, авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән макулатура җыюны күздә тоткан “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” хәйрия акцияләре, аз керемле 100 гаиләгә азык-төлек җыелмалары тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Казанда һәм Татарстан районнарында ифтарлар уздыру каралган. Айгөл ханым сөйләвенчә, шулай ук республиканың барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар оештырылачак, ураза тоту һәм гыйбадәт кылу өчен махсус режим кертеләчәк, бәйрәм гает намазлары үткәреләчәк.

Республикакүләм ифтарда нинди яңалыклар көтелә? 

Әмма мөфтиятнең иң зур социаль проекты булып Республика ифтары тора, ул быел 25 майда “Казан Арена” стадионында үткәреләчәк: намаз уку һәм авыз ачу өчен 15 мең кеше җыелачак. Хәзерге көндә координаторларны әзерләү буенча эш алып барыла. 50 координарга ифтар вакытында 1000 ихтыярчының эшен оештырырга кирәк булачак. Ихтыярчылар исә ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен җәлеп ителә. Бүгенге көндә VII Республика ифтарын оештыру һәм уздыру эшләрендә катнашырга теләүчеләрдән барлыгы 800ләп гариза кабул ителгән. Аларның иң олысына - 79 яшь. Хезмәтнең авырлыгын исәпкә алып, волонтерлар 16 яшьтән кабул ителә. VII Республикакүләм ифтар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм “Казан Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә оештырыла. Ифтарда ихтыярчы булу өчен форманы тутырырга кирәк. Теркәлү 24 майга кадәр дәвам итәчәк. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18. 

"Даруль ифта" call үзәге - нәзарәтнең яңа башлангычы

Матбугат конференциясендә билгеле булганча, Рамазан аеның беренче көненнән рәсми рәвештә “Даруль-ифта” call-үзәге эшли башлаячак. Булат хәзрәт Мөбәрәков сүзләренчә, теләге булган һәркем эш көннәрендә сәгать 10.00 нан алып 16.00 га кадәр call-үзәккә шалтыратып, шәригать мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җавап ала алачак. “Даруль-ифта” call-үзәгенең телефон номеры – 8-800-222-76-67. Бүгеннән башлап ул сынаулы рәвештә эшли башлады.

"Кояш азанны көтми"

Булат хәзрәт Мөбәрәков намаз вакытлары үзгәрү турында да әйтеп узды. «5 майдан соң безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый. Шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды. Шуңа таянып, җәйге көннәрдә ястү намазын кояш баегач сәгать ярымнан соң укырга ярый, ә сәхәр ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамлау лазем дип билгеләнде”, - диде Булат хәзрәт һәм 5 май көнендә ястү намазының вакыты кискен үзгәрәчәгенә игътибарны юнәлтергә киңәш итте.

Моннан тыш, ул Рамазан аенда сәхәр вакытына мөнәсәбәтле аеруча дикъкатьле булырга чакырды. Булат хәзрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшләп чыгарган  намаз вакытлары мобиль кушымтасында, шулай ук сайтында беренче пунктның “сәхәр тамам”, икенчесенең “мәчетләрдә укыла” дип билгеләнүен искәртте.  

“Сәхәр тәмам” – ул таң беленә башлаган вакыт, бу вакытка сәхәрне ашап бетерергә кирәк, ягъни ураза керә. “Мәчетләрдә укыла” дип язып, без иртәнге намазны ярты сәгатькә соңрак билгеләдек. Бу ир-атлар җәмәгать намазын уку өчен мәчеткә барып җитешсен өчен шулай эшләнде. Димәк, азан да ярты сәгатькә соңрак әйтелә дигән сүз. Иртәнге намаз вакыты исә кеше сәхәр ашап бетергәч башлана. Тик, ни кызганыч, намаз вакытлары календарьларын бастыручылар арасында,  “сәхәр тәмам” дигәч, ярты сәгать аерма белән “иртәнге намаз” яки фәҗр дип язучылар бар. Шушы ярты сәгатьлек аерма аңлашылмаучанлыкка сәбәп булып тора. Сәхәрне нәкъ менә азан вакытына карап ашаучылар бар.  Болай эшләү дөрес түгел, чөнки Кояш азанны көтми. “Сәхәр тәмам” дигән вакытка кадәр ашап бетерергә тиешбез. Моңа аеруча игътибарлы булсак иде,  – диде ул һәм намаз вакытлары календарьларын төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп, аларны “иртәнге намаз” дигәнне “мәчетләрдә укыла” дип төзәтүләрен үтенде.

Айгөл ханым Биктимерова әйтүенчә, Татарстанның күпләгән зур мәчетләре халыкның мохтаҗ, аз керемле, күп балалы, сәламәтлеге чикле булганнарга ярдәм итүне максат итеп, авыз ачу мәҗлесләре – ифтарлар уздырачак. Аларда теләгән һәркем килә ала. Бары Казанда гына кырыклап мәчеттә ифтарлар узачак. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Кушымтада Казан һәм Татарстан Республикасының зур шәһәр мәчетләре исемлеге китерелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы