Татарстан мөфтие татар теле курсларын тәмамлаучыларга сертификатлар тапшырды

30 апрель 2019 ел 18:54
Татарстан мөфтие татар теле курсларын тәмамлаучыларга сертификатлар тапшырды

Бүген, Шәгъбан аеның 25 нче көнендә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә татар теле курсларын тәмамлаучыларга шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасы узды. Бирегә Казанның “Тынычлык”, “Ризван”, “Гаилә”, “Ярдәм”, “Әниләр” мәчетләрендә курсларны тыңлаучылар җыелды. Алар белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты.

Тантаналы чараны ачып, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин ярты елга исәпләнгән әлеге бушлай курслар быелгы уку елында алты ай дәвамында Казанның 5 мәчетендә һәм Татарстанның 15 районында – Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга, Яшел Үзән, Ютазы, Чистай, Спас, Норлат, Менделеевск, Югары Ослан, Алексеевск, Әгерҗе мөхтәсибәтләрендә уздырылуы турында әйтте. Бөтен республика буенча татар теленә өйрәнү курсларын башыннан ахырына кадәр барлыгы 425 кеше тәмамлады. Курсларга якынча 600 кеше йөрде.

Алга таба сәламләү сүзе белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады, ул тыңлаучыларга үзенең кайбер нәсыйхәтләрен бирде. Үзенең чыгышында ул ассызыклап узганча, туган тел әманәт булып тора, Аллаһы Тәгалә аны безгә кадерләп саклар өчен биргән. Үз сүзләрен раслап, ул Кәлам Шәрифтән аять китерде: “Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән халыклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне танып, белер өчен (Хүҗүрат сүрәсе, 13 нче аять)”. Татарстан мөселманнары башлыгы шулай ук барлык җыелучыларга атаклы татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең сүзләрен китерде: “Өч нәрсә диндә юк, әмма алар динне саклый: алар – милли тел, милли кием һәм гореф-гадәт”.

Камил хәзрәт билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы карары белән, республикабызның барлык мәчетләрендә вәгазьләр бары татар телендә алып барыла. “Әгәр вәгазьләр татар телендә булса, без милләтебезне һәм телебезне саклаячакбыз”, – диде мөфти. Алга таба ул тыңлаучыларны Рамазан ае якынлашу белән тәбрикләде һәм аны лаеклы итеп, бер минутны да әрәм итмичә уздыруны теләде.

Әлеге чара ахырында нәзарәт кунаклары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан үзләштерелгән белем күләме нигезендә шәһадәтнамәләр алды. Алар арасында “Гаилә” мәчетендә укыган Анастасия дә бар иде.

“Безнең республикабызда төрле милләт вәкилләренең дәүләт телләрен белүләре хуплана. Миңа, дәүләт хезмәткәре буларак, эшемдә вазифаларны яхшырак башкарыр өчен татар телен белергә кирәк, чөнки эш кәгазьләренең күпчелек өлеше татар һәм рус телләрендә алып барыла. Без Татарстанда яшибез, шуңа күрә татар телен республикада яшәүче һәр кеше белергә тиеш дип саныйм. Күптән мондый курсларга йөрергә теләгән идем. Безнең укытучыбыз яхшы булды. Әлеге курсларны дәвам итәргә кирәк. Алар бик файдалы һәм кызыклы. Биредә без татар теле теориясен һәм практикасын гына түгел, татар халкының мәдәниятен дә өйрәндек” – дип үзенең фикерләре белән уртаклашты ул.

Самара өлкәсендә туып-үскән Ренат Закиров ярты ел дәвамында "Әниләр" мәчете каршында оештырылган татар теле курсларына йөргән. Ул ана телен белү - һәр кешенең бурычы дип саный. 

«Мин татарча аралашырга өйрәтә торган мондый курсларны бик озак эздәдем һәм очраклы рәвештә социаль челтәрләдә мөфтиятнең әлеге белем бирү проекты турындагы хәбәргә юлыктым. Миңа татар телендә сөйләшү, аңлашу бик авыр бирелә иде. Дәресләрнең нәкъ менә практикага юнәлтелгән булуы сөйендерде, безне авазларны дөрес әйтергә өйрәттеләр", - диде Ренат.

Татар теле курслары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан икенче тапкыр оештырылды. Курсларның беренчесе 2018 елның февраль – апрель айларында Татарстанның 10 мәчетендә үткән иде. Бу юлы курсларның дәвамлылыгы ярты елга кадәр озайтылды. Дәресләр 48 академик сәгатькә исәпләнде һәм атнасына ике тапкыр уздырылды. Аларны югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барды. Укыту процессында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан, Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеге файдаланылды. Моннан тыш, теләүчеләр өчен өстәмә ислам дине мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге дә каралган иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы