Камил хәзрәт Давыт Адаевны каршы алды

01 май 2019 ел 09:51
Камил хәзрәт Давыт Адаевны каршы алды

Бүген Казанга джиу-джитсу буенча танылган спортчы һәм тренер Давыт Адаев килде. Мөхтәрәм кунакны Казан аэропортында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Давыт Адаев – джиу-джитсуның Бразилия төре, шулай ук традицион джиу-джитсу буенча тәҗрибәле спортчы. Ул спортның әлеге төре буенча Россия һәм Европа чемпионы. Моннан тыш, Давыт Адаев – джиу-джитсуның Бразилия төре академиясенә караган клубларның берсе CHECMAT вәкиле. Ул Россиядә әлеге клуб белән җитәкчелек итә.

Танылган спортчыны башкалабызда ике көн дәвамында тыгыз программа көтә: Джиу-джитсуның Бразилия төре буенча «Кара-каплан» спорт клубының ачылышында катнашу һәм спортчылар һәм тренерлар өчен семинар үткәрү. Әлеге чарада катнашучылар бразильский джиу-джитсу кагыйдәләрен һәм алымнарын танылган спортчы ярдәмендә үзләштерәчәк. Татарстанның “Кара-каплан” клубына йөрүчеләр шулай ук CHECMAT канаты астына берләшергә ниятли. Күпләгән дөньякүләм спорт чараларының бүгенге көндә джиу-джитсуның Бразилия төре буенча узуын исәпкә алганда, әлеге клуб Татарстан спортчыларына тагын да үсү, камилләшү мөмкинлеге бирәчәк.

Иртәгә исә Татарстан мөфтие катнашында “Динамо” спорт базасында (Тынычлык бистәсе) тагын бер зур чара – “Рамазан-мәрхәбә” ярышларын ачып җибәрү ниятләнә. Джиу-джитсу буенча көч сынашу чарасы мөбарәк ай – ураза якынлашу уңаеннан үткәрелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы