Мөфти SSJ-100 очкычында килеп чыккан янгында якыннарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклаша

06 май 2019 ел 10:15
Мөфти SSJ-100 очкычында килеп чыккан янгында якыннарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Шереметьево аэропортында SSJ-100 очкычында килеп чыккан янгында якыннарын һәм туганнарын югалткан гаиләләрнең ихластан кайгыларын уртаклаша: 

“Бөтен илебез халкы зур борчу белән Шереметьево аэропортында булган вакыйгаларны күзәтеп барды, һәм менә SSJ-100 очкычында килеп чыккан янгында һәлак булучылар турында соңгы мәгълүмат – 78 кешедән нибары 37 пассажир һәм экипаж әгъзасы исән калган. ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән һәлак булучыларның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашам. Бу авыр минутларда Татарстан мөселманнары күңелләре белән алар янында булып, авыр хәсрәт ачысын уртаклаша. Моның иң яхшы чагылышы булып мәрхүмнәр рухына кылган догаларыбыз торыр: Аллаһы Тәгалә зыян күрүчеләргә шифасын бирсен, авиафаҗигә корбаннарының туганнары һәм якыннарына әлеге югалту кайгысын күтәрергә ныклык һәм сабырлык бирсен. Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз”. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы