Нәзарәттә «Даруль-ифта» call-үзәге эшли башлады

06 май 2019 ел 11:08
Нәзарәттә «Даруль-ифта» call-үзәге эшли башлады

Бүген, Рамазан аеның беренче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа проекты – «Даруль-ифта» call-үзәге рәсми рәвештә эшли башлады. 

«Даруль-ифта» – шәригатьнең теге яки бу мәсьәләләре буенча фәтвалар чыгару өчен махсус булдырылган күпканаллы call-үзәк. Теләге булган һәркем бүгеннән башлап эш көннәрендә сәгать 10.00нан 16.00га кадәр 8 800 222 7667 номерына шалтыратып, үзен борчыган сорауларга җавап алырга мөмкин. Күпканаллы линиягә мөрәҗәгать итүчеләр белән Шәригать белгечләре аралашачак. Сall-үзәк Рамазан тәмамлангач та үз эшен дәвам итәчәк.

Халык белән тыгызә элемтәдә торуга Татарстан мөфтиятендә өстенлекле игътибар бирелә. Мөфтияткә төрле сораулар белән читтән торып мөрәҗәгать итү өчен берничә мөмкинлек булдырылган. Мисал өчен, 2018 елда Рамазанның беренче көннәреннән үк Татарстан Республикасы мөфтиенең «Дини сорау» яңа консультатив интернет-линиясе үз эшен башлап җибәрде. Нәтиҗәдә мөселманнарның шәригать буенча кызыксындырган сораулар белән махсус булдырылган e-mail: dini.sorau@tatar.ru аркылы Камил хәзрәт Сәмигуллинга шәхсән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыкка килде. Аңа ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сайтының махсус «Мөфтигә сорау» бүлеге аша да сораулар җибәрергә була. Камил хәзрәт үзенең Instagram челтәрендәге рәсми аккаунтына язылучыларга һәм Telegram-каналында да кайбер сораулар буенча аңлатмалар бирә. Ислам тематикасына кагылышлы сорауларга җавапларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Ышаныч телефонына шалтыратып та алырга мөмкин: +7 939 50 50 700.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы