Намаз укыганда Коръәнне кулда тотып, Китапка карап уку рөхсәт ителәме?

06 май 2019 ел 09:00

Намаз укыганда Коръәнне кулда тотып, Китапка карап уку рөхсәт ителәме?

Татарстан мөфтие

Камил хәзрәт Сәмигуллин

بسم الله الرحمن الرحيم

اَلْحَمْدُ للهِ الَّذِي هَدَينَا لِهَذَا وَمَا كُنَّا لِنَهْتَدِيَ لَوْ لَا أَنْ هَدَينَا اللهُ لَقَدْ جَاءَتْ رُسُلُ رَبِّنَا بِالْحَقِّ

صَلُّوا عَلَي رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ: اَلَّلهُمَّ صَلِّ عَلَي سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَي آلِ سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ

صَلُّوا عَلَي شَفِيعِ ذُنُوبِنَا مُحَمَّدٍ: اَلَّلهُمَّ صَلِّ عَلَي سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَي آلِ سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ

صَلُّوا عَلَي طَبِيبِ قُلُوبِنَا مُحَمَّدٍ: اَلَّلهُمَّ صَلِّ عَلَي سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَي آلِ سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ

Сорау: намаз укыганда Коръәнне кулда тотып, Китапка карап уку рөхсәт ителәме?

Хәнәфи мәзһәбендә, хафиз булмаган очракта, намаз вакытында Коръәнне китаптан уку – намазны намаздан җибәрми. Бу очракта намаз ике нигез буенча дөрес саналмый: беренчедән, намаз вакытында уку белән мәшгуль булган өчен, икенчедән, артык хәрәкәтләр кылу сәбәпле, ә бу исә намазны боза (гамәлүл-касир).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, намаз вакытында карап укуның намазны бозуы – әлеге гамәлнең синең укытучы булудан бигрәк, укуга охшап кылуың аркасында. Монда искәрмә булып Коръән хафиз (Коръәнне тулысы белән яттан белгән кеше) тора, намаз укыганда ул Коръәнне кулда тотып укыса – намаз бозылмый, чөнки бу укыту вазифасын башкарган кебек булып саналмый.

Хәнәфи мәзһәбенең танылган “Әл-Ихтияр” китабында болай диелә:

وَأَمَّا الْقِرَاءَةُ مِنَ الْمُصْحَفِ، فَمَذْهَبُ أَبِي حَنِيفَةَ، وَعِنْدَهُمَا لَا تُفْسِدُ لِأَنَّ النَّظَرَ فِي الْمُصْحَفِ عِبَادَةٌ فَلَا يُفْسِدُهَا إِلَّا أَنَّهُ يُكْرَهُ لِأَنَّهُ تَشَبَّهَ بِأَهْلِ الْكِتَابِ. وَلَهُ إِنْ كَانَ يَحْمِلُهُ فَهُوَ عَمَلٌ كَثِيرٌ لِأَنَّهُ حَمْلٌ وَتَقْلِيبُ الْأَوْرَاقِ، وَإِنْ كَانَ عَلَى الْأَرْضِ فَإِنَّهُ تَعَلُّمٌ وَإِنَّهُ عَمَلٌ كَثِيرٌ فَيُفْسِدُهَا كَمَا لَوْ تَعَلَّمَ مِنْ غَيْرِهِ

Имам Әбу Йосыф һәм Мөхәммәд (рәхмәтуллаһи галәйһим) фикеренчә, китаптан карап уку намазны бозмый, әмма мәкруһ булып санала, чөнки (Коръәнне) текстларны карап уку Китап әһелләре гамәленә охшый. Имам Әбу Хәнифә (рәхмәтуллахи галәйһи) фикеренчә, болай эшләү намазны боза, чөнки кеше кулына китап тота яки аны җиргә бастырып куя, битләрен ача, болар барысы да гамәлүл-касир (артык хәрәкәтләр башкару) булып тора, ә намаз вакытында исә укыту кебек гамәлләрне башкару дөрес түгел.

"Әл-Биная" китабында Ибне Габбастан (радыяллаһ ганһумә) түбәндәге риваятьләр китерелә:

عَنْ إبْنِ عَبَّاسٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا قَالَ: نَهَانَا أَمِيرُ الْمُؤْمِنِينَ بِأَنْ نَؤُمَّ النَّاسَ فِي الْمَصَاحِفِ وَأَنْ يَؤُمَّنَا إِلَّا مُحْتَلِمُ

"Хакыйкатькә чакыручы имамнарга китапларга карап намаз укуны һәм балигъ булмаганнарга намаз укытуны тыйган».

Рифага бин Рафиг (радыяллаһу ганһу), бу хәдисне дәвам итеп, болай ди:

عَنْ رِفَاعَةَ بْنِ رَافِعٍ، أَنَّ رَسُولَ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: فَقَصَّ هَذَا الْحَدِيثَ قَالَ فِيهِ: «فَتَوَضَّأْ كَمَا أَمَرَكَ اللَّهُ جَلَّ وَعَزَّ، ثُمَّ تَشَهَّدْ، فَأَقِمْ ثُمَّ كَبِّرْ، فَإِنْ كَانَ مَعَكَ قُرْآنٌ فَاقْرَأْ بِهِ، وَإِلَّا فَاحْمَدِ اللَّهَ وَكَبِّرْهُ وَهَلِّلْهُ»، وَقَالَ فِيهِ: «وَإِنِ انْتَقَصْتَ مِنْهُ شَيْئًا انْتَقَصْتَ مِنْ صَلَاتِكَ»

«Алаһыдан сиңа әмер ителгәнчә тәһарәт ал, аннары тәшәһһүдне укы, аннары бас һәм тәкбир әйт, аннары (Коръәннән хәтердән) белгәнеңне укы, әгәр белмәсәң, ул чакта “Әлхәмдүлилләһи, Аллаһу әкбәр, лә иләһә илләллаһ” дип әйт. Әгәр син моннан да киметсәң – намаздан киметкән булырсың”. [1]

Хәнәфи мәзһәбе галимнәре әлеге хәдискә таянып, Коръән текстының бер өлешен яттан белүчеләргә намазда аның өчен авыр булмаган нәрсәләрне уку зарур, диләр. Әгәр дә ул Кәлам Шәрифтән берни дә белмәсә, ул чакта, хәдистә әйтелгәнчә, Аллаһыны мактап тәсбих әйтсен, ләкин намазны дөрес итеп уку өчен кирәк булган минимумны ятлаганчыга кадәр генә.

Игътибар итегез, әгәр китаптан уку Коръәннән бер өлешне яттан белмәүчеләрнең дә намазын бозмаган булса, Аллаһы Илчесе зикер әйтергә кушкан булыр идеме икән соң? [2]

Имам әр-Рази, имам Әбү Хәнифәнең (рәхмәтуллаһи галәйһим) "намаз вакытында Коръән текстларын китаптан карап укучыларның намазлары дөрес булмавы турында"гы сүзләренә аңлатма биреп, сүз аның яттан (хафиз түгел) белмәве турында һәм ул китапсыз укый алмавы турында бара, дип әйтә. Ә хафизларга килгәндә исә, аларның намазларының дөреслегендә барлык ислам галимнәренең бердәм фикере бар. Әс-Сәрахси һәм Әбу Наср әс-Саффар (рәхмәтуллаһи галәйһимә) дә әлеге фикердә тора, чөнки хафизның китапка карап укуын кемне дә булса укыту дип бәяләп булмый, чөнки ул бу вазифаны башкарырга өлгергән иде. Хәнәфи мәзһәбенең танылган галиме Ибне Габидин (рәхмәтуллаһи галәйһи) шулай ук хафизның китапка карап укуы, аны кулына алмау шарты белән, намазны бозмый, дип саный. [3] 

Гайшә (радыяллаһу ганһә) хәдисенә килгәндә, анда болай диелә:

      عَنْ عَائِشَةَ رَضِي اللهُ عَنْهَا أَنَّهَا يَؤُمُّهَا عَبْدُهَا ذَكْوَانُ مِنَ الْمُصْحَفِ

 «Ул намазны Закван артыннан укыды, ә ул исә намазны китаптан укыды»[4].

Ислам галимнәре әлеге хәдискә болайрак аңлатма бирәләр: Закван хафиз булган һәм ул бары китаптан Коръән текстын укыган, ә бу исә намазны бозмый. Шулай ук моның Рамазан аенда тәравих намазында булуы һәм аның артында әйтеп торган хафиз булмавы һәм шул сәбәпле аның ял вакытында намазлар арасында Коръәнне кабатлавы мөмкин. Моны шулай ук гарәп телендә “имам булган” дип атарга булыр иде.

Галләмә әл-Гайни (рахмәтуллаһи галәйһи) әйткәнчә, Зәкван риваяте, хәтта аны дөрес дип таныган очракта, ул Коръәнне намазга керешкәнче укыган дип аңлатма бирергә мөмкин. [5]

Нәтиҗә ясап, безнең төбәктә бирелгән һәм без таянган фәтва намазны китапка карап укуны тыя, чөнки ул намазны боза, дингә кертелгән зыянлы яңалык (бидгать) булып санала. Шуннан соң, әлеге яңалык таралганнан соң, күп кенә хафизлар, ялганга төренгән җиңеллек белән Коръәнне онытканнар, хәтта зур теләкләре булганда да Рамазан аенда китапка (мусхаф) карамыйча, хәтем кыла алмаганнар.

Аллаһы яхшырак белүче.

[1] Кара «Сунану Әби Давыд» № 861

[2] Кара «И’ляус-сунан» т. 5, бит 60-61

[3] Кара «И’ляус-сунан» т. 5, бит. 61

[4] Кара: «Сахихүл-Бохари» т. 1, бит 140

[5] Кара: «әл-Биная шәрхүл-һидая» т. 2, бит 421

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана