"Ярдәм"дә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен "Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез" проекты буенча тернәкләндерү курслары башланды

06 май 2019 ел 10:16
"Ярдәм"дә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен "Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез" проекты буенча тернәкләндерү курслары башланды

4 майда “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә, “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” социаль проектын тормышка ашыру өчен бирелгән Россия Президенты гранты кысаларында, дүртенче тапкыр тернәкләндерү курслары башланды.

Билгеле булганча, 2018 елның июнь башында Казанда күп еллардан бирле эшләп килүче “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын отты. Татарстаннан тәкъдим ителеп, җиңү яулаган 58 проект арасында “Ярдәм” хәйрия фондына бирелгән грант - иң күләмлесе.

“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган грант проекты, бер елга исәпләнеп, 2018 елның 11 июненнән эшли башлады. Проект тәмамланганчы, 2019 елның сентябренә кадәр 5 төркем җыелып, 225 кеше белем бирү һәм тернәкләнү курсларын узарга тиеш.

4 майда башланган күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен оештырылган бер айлык курсларда белем алырга һәм тернәкләнү Ингушетия, Дагыстан, Чечня, Чувашия, Башкортостан Республикаларыннан, Әстерхан һәм Саратов, Ульяновск, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән, Белгород шәһәреннән, Казахстаннан, Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан илледән артык кеше килде.

Әлеге курслар РФ Президентының грантлар фонды һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының үз чыганаклары исәбеннән финанслана. Күрмәүчеләрне кабат тормышка кайтару, күңелендә өмет чаткысы уяту өчен оештырыла. "Ярдәм" фондының РФ Президенты грантын отуы бу юнәлештәге мөмкинлекләрне тагын да арттырды. Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр турында күбрәк кешегә сөйләргә, аларга игътибар җәлеп итәргә, алай гына түгел, күрмәүчеләргә сәламәт кешеләр белән күбрәк аралашырга мөмкинлекләр зуррак хәзер.

Илледән артык кешене берләштергән курсларның киңкырлы тернәкләндерү программасы белем бирү, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтүне күз алдында тота. Күптән түгел генә сукырайган кешенең дә, тумыштан кояш нурларын күрүдән мәхрүм булганнарның да ихтыяҗы исәпкә алынган. Бер сүз белән әйткәндә, шушы курсларны узганнан соң, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр, белем эстәп, үз-үзенә ышанычы артып, рухи яктан ныгып кайтып китә.

Казанның "Ярдәм" мәчетендә Рамазан ае буена көн саен 1200 кешегә ифтарлар оештырыла

Рамазан ае дәвамында Казандагы “ЯРДӘМ” фонды карамагындагы укыту-тернәкләндерү үзәге һәм “Ярдәм” мәчете янындагы “Рамазан чатыры”нда 6 майдан 3 июньгә кадәр ифтарлар уза (Серов ур., 4а йорты).

“Ярдәм” ислам хәйрия фонды “Ярдәм” мәчетендә ифтарларны көн саен 1200 кешелек итеп оештыра, сәхәрләргә 300гә якын кеше килә.

Ай дәвамында казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын ифтар ашлары белән сыйлаучы иганәчеләр арасында дини лидерлар, сәясәтчеләр, эшкуарлар, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре бар. Ифтарларда “Ярдәм”гә "Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез" проекты буенча тернәкләндерү курсларына килүчеләр дә катнаша.

Мөселманнар өчен изге булган Рамазан аенда, кояш баю белән, һәркемне бәйрәм табынына авыз ачарга, мөселманнарның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, рухи дөньясы белән танышырга чакырабыз. “Рамазан чатыры” – ул уникаль мәдәни-хәйрия һәм мәгърифәтчелек проекты. Ел саен үз тирәсенә төрле милләт һәм төрле диндәге меңләгән кешене җыя.

“Рамазан чатыры” кунакларын имам вәгазе, матур итеп Коръән уку, шигырьләр һәм нәшидләр, бәйрәм табыны көтә. Нәкъ менә ифтарлар Исламның асылын – тынычлык ярату, киң күңеллелек һәм кунакчыллык сыйфатларын ачып бирә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы