Татарстанда сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен ифтарларда хөрмәтләячәкләр

07 май 2019 ел 09:30
Татарстанда сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен ифтарларда хөрмәтләячәкләр

Бүген, Рамазан аеның 2-нче көнендә - Җиңү көне алдыннан, Казанның «Туган авылым» милли комплексында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен ифтар үткәрелә. Чарага бөтен республикадан 40тан артык кеше чакырылган. Хәйрия ифтарының хөрмәтле кунакларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк. Ул мәҗлестә катнашучыларны Изге Рамазан ае һәм Җиңү көне белән тәбрик итәчәк, Коръән аятьләре укып, вәгазь белән чыгыш ясаячак. Ветераннар хәзрәткә ияреп җәмәгать намазын укыр һәм авыз ачар дип көтелә. Шулай ук булачак бәйрәмнең сәбәпчеләре узган еллардагы вакыйгалар турындагы хатирәләре белән уртаклашачак. Аларның һәркайсына Рамазан ае һәм Җиңү көне уңаеннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән күчтәнәчләр тапшыру күздә тотыла.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: ветераннар өчен ифтарлар Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында да уздырылачак.

Хәйрия чарасын ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Туган авылым» милли комплексы белән берлектә оештыра.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы