Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе башланды: өч баланың савыгуга өмете бар

07 май 2019 ел 11:29
Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе башланды: өч баланың  савыгуга өмете бар

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе башланды. Ел саен оештырыла торган әлеге акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Рамазан ае кысаларында авыру балаларга ярдәм йөзеннән игълан ителде. Традицион рәвештә  нәкъ менә шушы Изге айда республика мөселманнары мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә аеруча активлык күрсәтә, чөнки Рамазан ае күрсәтмәләренең берсе – сәдака һәм зәкят түләү. Азкеремлеләргә һәм авыруларга карата изге гамәлләр кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен савап бу 29 көндә күп тапкырга арттырылып языла һәм кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная.

Шуларның берсе – Карина Рахманкулова. Аңа унөч яшь. Кызда берьюлы өч диагноз: ДЦП, спастик тетрапарез, икеле атетоз. Хәзерге вакытта Карина утырып тора, арты белән үрмәли. Ул сөйләшә белә, бөтен нәрсәне аңлый. Аның төп хыялы – үз аякларында йөрергә өйрәнү. Әти-әнисенең тырышлыгы белән озак еллар дәвамында өзлексез дәвалану нәтиҗәсендә Карина, гәүдәсен тотып торганда, йөрергә өйрәнгән. Әти-әнисе кызларын дәвалауның барлык юлларын файдалана. Әмма курслар нигездә түләүле. Билгеле сәбәпләр буенча гаиләдә әти кеше генә эшли. Чираттагы курсның бәясе – 174 900 сум.

Икенче героебызның исеме – Даниэль Хәнипов. Аңа 9 яшь. 2 ай чагында аңа баш мие яман шеше дигән куркыныч диагноз куела. Даниэль 14 авыр операция кичергән. Күпләгән наркозлар сабыйның сәламәтлегендә начар чагылыш таба, анда тагын берничә диагноз барлыкка килә. Өч эшендә эпилепсия өянәге башлана. Аллаһыга шөкер, табиблар шешне бетерәләр. Хәзерге вакытта Даниэль шешне юкка чыгарганнан соңгы авыруларны кичерә. Ул үзе мөстәкыйль рәвештә йөри башлады. Иҗекләп укый, саный белә, үсешкә омтыла. Тернәкләнү курслары уңай нәтиҗәләрен күрсәтә. Чираттагы тернәкләнү курсы 150.700 сумны тәшкил итә. Кызганыч ки, Даниэльның әти-әнисенең дәвалануны түләргә мөмкинлеге юк. Алар ярдәм сорыйлар.

Өченче геройның исеме – Егоров Валентин – 13 яшьтә һәм анда ДЦПның авыр формасы, спастик тетрапарез. Әнисе Раиса сабыен берүзе тәрбияли. Эшкә урнашу мөмкинлеге юк, чөнки малайны даими рәвештә карарга кирәк. Алар бары пособие һәм пенсия акчасына гына яшиләр. Рәхимле кешеләрнең ярдәме белән кайбер тернәкләнү курслары үткәрү насыйп булды. Дәвалану нәтиҗәсендә хәрәкәт артты, кулларның хәрәкәте һәм мускулларның торышы яхшырды. Хәзер Валентин бик теләп актив рәвештә күнегүләр ясый ала. Чираттагы курс 78.400 сум тора, ә бу сумма Раиса ханымда юк. Ул сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ.

Әлеге авыру балаларга ярдәм күрсәтүнең берничә ысулы бар:

Беренчесе: САДАКА сүзен язып 7715 номерына SMS-хәбәр юлларга. Аның бәясе 50 сум.

Икенчесе: САДАКА сүзе белән SMS-хәбәр язганда буш ара (пробел) калдырырга һәм кирәкле сумманы күрсәтергә, мисал өчен САДАКА 300. Әлеге очракта телефоннан 300 сум алып калыначак.

Шулай ук акчаларны түбәндә китерелгән реквизитларга күчерергә мөмкин.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Иң яхшы сәдака – Рамазан аенда бирелгән сәдака”. Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабул итсә иде.

БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «ЗАКЯТ» 

ИНН 1655068682, КПП 165501001, ОГРН 1091600003153. 

р/с 40703810400020000071 в ОАО "Ак Барс" Банк в г. Казани,

к/с 30101810000000000805, БИК 049205805. 

Юридический адрес:420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6 

Адрес: 420111г. Казань, ул. Лобачевского, д.6

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы