Мөфтият сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләде

08 май 2019 ел 11:01
Мөфтият сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләде

Рамазан аеның икенче көнендә, Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршы алган көннәрдә, Казанның «Туган авылым» комплексында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү ниятеннән авыз ачу мәҗлесе үткәрелде. Чарага сугышның авыр елларын үз иңнәрендә күтәргән, ачлык-ялангачлыкны күргән хөрмәтле ветераннар бөтен республикабыздан җыелды. Хәйрия ифтарына килүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләп, Рамазан-шәриф ае һәм Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде. Ул республикабызның һәм илебезнең хәзерге уңышлары совет халкы куйган тырышлыкларга нигезләнүен әйтте: Бөек Ватан сугышында җиңеп, Россия Федерациясе бүгенге көндә көчле һәм ирекле дәүләт булып кала бирә, дип ассызыклады. Мөфти хәзрәт шулай ук ветераннарны Ватаныбызны саклауда күрсәткән каһарманлыклары өчен олылау һәм аларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерү – 9 майда гына түгел, көн саен кайтарылырга тиешле безнең олы бурычыбыз, дип искәртте һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләрен китерде: “Кешеләргә рәхмәтле булмаган – Аллаһыга да рәхмәтле түгел”.

Үзенең вәгазь-нәсыйхәт сүзләрендә Татарстан мөфтие Рамазан аеның фазыйләтләрен дә аңлатып үтте:

– Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйткән: “Ий, иман китерүчеләр! Сездән алдагы кавемнәргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды, бәлки сез тәкъвалылардан булырсыз!” (“Бәкара” сүрәсе, 183 нче аять).

Камил хәзрәт ветераннар алдында чыгыш ясап, ураза тотуның нәфесебезне тәрбияләү чарасы булуын аңлату белән дәвам итте:

– Бер хәдистә әйтелә: “Рамазан ае кергәндә җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырга бәйләнә”. Раббыбыз безнең нәфесебезне бар иткәч, шундый сорау биргән: “Мин кем, син кем?” – дип сораган. Нәфес исә: “Мин – мин, син – син инде, кем булсын”, – дип җавап биргән. Аннары Раббыбыз нәфесебезне җәһәннәмгә ташлый. Җәһәннәмнән чыккач, кабат сорый: “Мин кем, син кем?” Нәфесебез: “Мин – мин, син – син”, – дип җавап бирә. Аннан соң Раббыбыз нәфесебезне төрле-төрле газапларга дучар итә. Нәфесебез барыбер шулай үзгәрешсез җавап кайтара торган була. Иң ахырда Раббыбыз аны ризыксыз, сусыз калдыра. Ягъни нәфесебез ураза тота. Бу мәҗбүри уразадан соң кабат сорый: “Мин кем, син кем?” Хәзер нәфесебез ничек җавап кайтара: “Син – минем мәрхәмәтле Раббым, мин исә синең гаҗиз колың”. Шулай итеп, нәфесләребез бары тик уразадан курка. Без нәфесләребезне ураза белән тәрбиялибез.

Хөрмәтле ветераннарыбызга тәбрикләү сүзләрен Татарстан Республикасы Президенты Аппаратыннан Сәлахов Ленар Мансур улы да җиткерде:

– Әссәламүгаләйкүм, кадерле ветераннарыбыз! Хөрмәтле апалар, абыйлар! Бик күркәм чара, зур рәхмәт мөфти хәзрәтебезгә, Диния нәзарәте хезмәткәрләренә! Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын! Сезнең һәрберегезгә зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Сезнең сугыш кырларында күрсәткән батырлыкларыгыз, тылда күрсәткән фидакарь хезмәтегез, безнең Ватаныбызны саклаганыгыз янә бер кат рәхмәт әйтәбез. Бөек Ватан сугышы афәте елларында сезнең каһарманлыкларыгыз өчен зур рәхмәт! Сезгә исәнлек-саулык телибез, озак еллар бәхетле итеп яшәргә насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә барчабызга да ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсен!

Алга таба җәмәгать белән ахшам намазы укылды һәм истәлекләр, хатирәләр сөйләп авыз ачу мәҗлесе узды. Камил хәзрәт сугыш ветераннарына бүләкләр таратты. Алдагы көннәрдә мондый ифтарлар Татарстан Республикасының башка шәһәр һәм районнары мөхтәсибәтләре тарафыннан да оештырылачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы