Татарстан мөфтие Җиңү көне тантанасында катнашты

09 май 2019 ел 12:18
Татарстан мөфтие Җиңү көне тантанасында катнашты

Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышлап бәйрәм парады узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты. Кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.

Рәсми өлеш Җиңү Байрагын, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын йөртүдән башланып китте.   

Аннары Мәскәүдәге Кызыл мәйдандагы хәрби парад күрсәтелде. Җиңүнең 74 еллыгы белән россиялеләрне Россия Президенты Владимир Путин, ә татарстанлыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Шуннан соң Меңьеллык мәйданы буйлап марш белән Казан гарнизоны гаскәрләре, ЭЭМ һәм ГХМ хезмәткәрләре, Казан хәрби училищелары, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, студентлар узды. Хәрби һәм махсуслаштырылган  техника, ретро-автомобильләр йөреп узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы