Татарстанның Башкортстан ягыннан яңа "капкасы" - "Наил" мәчете ачылды

11 май 2019 ел 22:53
Татарстанның Башкортстан ягыннан яңа "капкасы" - "Наил" мәчете ачылды

Бүген, Изге Рамазан аеның 6нчы көнендә, Актаныш районында тантаналы рәвештә яңа мәчет ачылды. "Наил" дип исем кушылган Аллаһ йорты Татарстанның Башкортостан ягыннан символик капкалары буларак кабул ителә, чөнки ул ике республиканың нәкъ чигендә урнашкан иң беренче мәчет һәм, гомумән, корылмасы булып тора. Әнә шулай итеп, тугандаш төбәктән килеп керүче кунаклар һәм юлчыларны Татарстан иман нурын чәчеп торучы яңа мәчет белән каршылый, булып чыга. 

Мәчетнең рәсми ачылышында мәртәбәле кунак буларак Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Актанышта аны муниципаль район башлыгы Энгель Нәвапович Фәттахов һәм имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин каршыладылар. Үзенең тантанага килгән дин кардәшләрне сәламләү сүзендә республика мөселманнары башлыгы Изге Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде:

- Һиҗрәттән соң бер ел ярым вакыт узгач, Шәгъбан аеның 10-нчы көнендә Аллаһы Тәгалә бер аять җибәрә: “Ий, иман китерүчеләр! Сездән алдагы кавемнәргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды, бәлки, сез тәкъвалылардан булырсыз!” (“Бәкара” сүрәсе, 183 нче аять). Шулай ук бер хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: "Аллаһы Тәгалә әйткән: "Уразадан башка, барлык гамәлләрегезне үзегез өчен кыласыз. Уразаны исә Минем ризалыгым өчен тотасыз. Һәм Мин ураза өчен махсус савап бирермен". Ягъни ураза өчен аерым, башка әҗерләр бирелә, ә Рамазан аенда һәрбер изге гамәлебез күпкә тапкырлана. Мисал өчен, бер хәдистә әгәр дә кемдер Коръәннән бер аваз-хәреф укыса, бер изгелек ала, диелгән. Ә һәрбер изгелегебез унга тапкырлана. "Мин "әлиф ләм мим" - бер хәреф дип әйтмим: алар өч хәреф булып санала", - диелә хәдистә. Шулай итеп, "әлиф ләм мим" укыган кеше 30 савап ала булып чыга.  "Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим" өчен - йөз туксан савап. Ә Рамазан аенда барлык изге гамәлләр меңгә тапкырлана! Шуңа шушы мәчетнең дә нәкъ Рамазан аенда ачылуы безне сөендерә. 90-нчы елларда республикабызда бары тик 23 мәчет эшләгән. Бүген рәсми рәвештә 1500-дән артык мәчет бар. Статистика буенча алар республикада ике атна саен ачылып тора - Россиядә булмаган хәл! Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: "Кем Рамазан аенда иман белән бергә Раббыбызның мәрхәмәтенә өмет иткән хәлдә ураза тотса, аны кыямда үткәрсә, тәравихларда катнашса, аның барча гөнаһлары гафу ителер". Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны, догаларыбызны, фитр сәдакаларыбызны кабул итсен, гает көннәрендә безгә яңа туган балалар шикелле очрашырга насыйп әйләсен!

Үзенең чыгышын мөфти хәзрәтләре "Наил" мәчетен һәм районда тагын ике мәчет салган бертуганнар Ринат һәм Илшат Нуртдиновларга үзенең ихлас рәхмәтләрен җиткереп тәмамлады.

"Наил" Актаныш мөхтәсибәтендә 55-нче мәчет булып эшләп китте. 

Тантана мәчеттә беренче ахшам намазы һәм ифтар ашы белән дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы