Мөфтияттә Дагыстан кунаклары булды

13 май 2019 ел 14:56
Мөфтияттә Дагыстан кунаклары булды

Бүген, Рамазан аеның 8 нче көнендә, Татарстан мөфтиятендә Дагыстан диаспорасы вәкилләре булды. Мөхтәрәм кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Очрашуда Дагыстан мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев, Дагыстан Республикасының милли сәясәт һәм дин эшләре министрлыгы каршында Россия төбәкләрендә Дагыстан якташлыгы белән багланышлар буенча ведомствоара совет әгъзасы Абдула Ибраһимханов, Дагестан якташлыгы җәмгыятенең рухи-әхлакый өлешен җитәкләүче Шамил Корбанов, КФУ аспиранты Мөхәммәд Хәйруллаев катнашты.

Мөхтәрәм кунаклар Дагыстан диаспорасының Татарстандагы вәкиллеге тарафыннан үткәрелгән ифтардан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Авыз ачу мәҗлесе елдагыча бик бай эчтәлекле программадан торуын, дәрәҗәле кунакларның һәм нашид әйтүчеләрнең чыгышлары белән үрелеп баруын ассызыклап уздылар.

Алга таба сүз нәзарәт тарафыннан әзерләнүче Коръән тәфсире хакында барды. Әлеге китапны мөфти хәзрәт әзер булу белән Дагыстан диаспорасына бүләк итәргә вәгъдә бирде.

Очрашуда катнашучылар Дагыстан Республикасының Милли сәясәт һәм дин эшләре министрлыгы белән хезмәттәшлек алып бару турында сөйләштеләр һәм киләчәктә оештырыла торган чараларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны кунакка чакырдылар.

Бүләк итеп Камил хәзрәт кунакларга “Хозур” нәшриятында дөнья күргән гарәп телендәге мәшһүр китапны – танылган Хәнәфи галиме Абдулгани бин Талиб әд-Димашкиның “Исгафуль-муриддин ли-икамати фараид ад-дин” хезмәтен тапшырды. Әлеге китап Хәнәфи фикъһе буенча кирәкле булган төп белемнәр чыганагы булып тора. Анда намаз, зәкят, ураза, хаҗ турындагы бүлекләрдә аңлаешлы бай мәгълүмат бирелгән. Ул үзен фәнгә һәм динне өйрәнүгә багышланган һәркемгә файдалы.

Кунаклар шулай ук мөфти хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Аерым алганда, татар халкында мәхәллә системасы һәм Татарстандагы мәчетләр эшчәнлеге, Шиһабетдин Мәрҗани мирасы хакында сораулар бирелде. Кунаклар шулай ук Татарстан мөфтияте эшләтеп җибәргән «Даруль-ифта» call-үзәге эшчәнлеге белән кызыксындылар. Камил хәзрәт Сәмигуллин, үз чиратында, Рамазан аеның беренче көнендә эшли башлаган әлеге проектның бик файдалы, нәтиҗәле булуын белдерде һәм аның уразадан соң да эшләячәген әйтте.

Дагыстан диаспорасы вәкилләре Татарстан мөфтие өчен махсус әзерләнгән бүләк – үзенчәлекне шамаил бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы