“Рамазан – изге гамәлләр ае”: авыру балаларны дәвалауга акча җыю дәвам итә

13 май 2019 ел 14:39
“Рамазан – изге гамәлләр ае”: авыру балаларны дәвалауга акча җыю дәвам итә

Татарстан Республикасында “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе көннән-көн киңрәк колач җәя бара. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән Рамазан аеның бер атнасы эчендә нәзарәтең “Зәкят” хәйрия фонды өч авыру сабыйны дәвалауга 25 мең сумга якын акча җыйды. Матди ярдәм җыю эше дәвам иттерелә. Хәйрия акциясе кысаларында ДЦП диагнозының төрле формаларыннан интегүче бу балаларга махсус реабилитация үзәкләрендә дәвалану мөмкинлеген булдыру күздә тотыла.

Шуларның бересе - 13 яшьлек Карина Рахманкулова. Кызда берьюлы өч диагноз: ДЦП, спастик тетрапарез, икеле атетоз. Хәзерге вакытта Карина утырып тора, арты белән үрмәли. Ул сөйләшә белә, бөтен нәрсәне аңлый. Аның төп хыялы – үз аякларында йөрергә өйрәнү. Әти-әнисенең тырышлыгы белән озак еллар дәвамында өзлексез дәвалану нәтиҗәсендә Карина, гәүдәсен тотып торганда, йөрергә өйрәнгән. Әти-әнисе кызларын дәвалауның барлык юлларын файдалана. Әмма курслар, нигездә, түләүле. Билгеле сәбәпләр буенча гаиләдә әти кеше генә эшли. Чираттагы курсның бәясе – 174 мең 900 сум.

Икенче героебыз 9 яшьлек Даниэль Хәниповның да савыгуга өмете бар. Малайда – ДЦП, баш мие хориоидпапилломасы. 2 ай чагында аңа баш мие яман шеше дигән куркыныч диагноз куела. Даниэль 14 авыр операция кичергән. Күпләгән наркозлар сабыйның сәламәтлегендә начар чагылыш тапкан һәм тагын берничә диагноз барлыкка килүгә сәбәп булган.Әйтик, өч яшендә анда эпилепсия өянәге башлана. Аллаһыга шөкер, табиблар шешне бетерүгә ирешкән. Хәзерге вакытта Даниэль шешне юкка чыгарганнан соңгы халәттә. Ул үзе мөстәкыйль рәвештә йөри башлаган. Иҗекләп укый, саный белә, үсешкә омтыла. Тернәкләнү курслары да уңай нәтиҗәләрен күрсәтә. Чираттагысының бәясе -  150 мең 700 сум. 

Өченче героебыз – 13 яшьлек Валентин Егоров. Анда - ДЦПның авыр формасы, спастик тетрапарез. Валентинның әнисе Раиса улын берүзе тәрбияли. Эшкә урнашу мөмкинлеге юк, чөнки малайны даими рәвештә карарга кирәк. Алар бары пособие һәм пенсия акчасына гына яшиләр. Шулай да, рәхимле кешеләрнең ярдәме белән кайбер тернәкләнү курсларын узарга насыйп булган. Дәвалану нәтиҗәсендә Валентин күбрәк хәрәкәтләнә башлаган, кулларның хәрәкәте һәм мускулларның торышы яхшырган. Хәзер малай бик теләп актив рәвештә күнегүләр ясый ала. Чираттагы тернәкләнү курсының бәясе - 78 мең 400 сум.

Әлеге авыру балаларга ярдәм күрсәтүнең берничә ысулы бар:

Беренчесе: САДАКА сүзен язып 7715 номерына SMS-хәбәр юлларга. Аның бәясе 50 сум.

Икенчесе: САДАКА сүзе белән SMS-хәбәр язганда буш ара (пробел) калдырырга һәм кирәкле сумманы күрсәтергә, мисал өчен САДАКА 300. Әлеге очракта телефоннан 300 сум алып калыначак.

Өченчесе: акчаны «Зәкят» хәйрия фондының исәп-хисап счетына да күчерергә була, бу очракта түләүнең исемен (баланың исем һәм фамилиясен) күрсәтергә кирәк.  

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул итсә иде.

Акчаны түбәндә китерелгән реквизитларга күчерергә мөмкин:

БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «ЗАКЯТ» 

ИНН 1655068682, КПП 165501001, ОГРН 1091600003153. 

р/с 40703810400020000071 в ОАО "Ак Барс" Банк в г. Казани,

к/с 30101810000000000805, БИК 049205805. 

Юридический адрес:420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6 

Адрес: 420111г. Казань, ул. Лобачевского, д.6

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы