Тәравих намазында ничә рәкагать?

13 май 2019 ел 15:23

Тәравих намазы ничә рәкагатьтән тора?

Татарстан мөфтие

Камил хәзрәт Сәмигуллин

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ

اَلْحَمْدُ للهِ الَّذِي هَدَينَا لِهَذَا وَمَا كُنَّا لِنَهْتَدِيَ لَوْلَا أَنْ هَدَينَا اللهُ لَقَدْ جَاءَتْ رُسُلُ رَبِّنَا بِالْحَقِّ

صَلُّوا عَلَي رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ: أَلَّلهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبَيِّنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ

صَلُّوا عَلَى شَفِيعِ ذُنُوبِنَا مُحَمَّدٍ: أَلَّلهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ

صَلُّوا عَلَى طَبِيبِ قُلُوبِنَا مُحَمَّدٍ: أَلَّلهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ

Сорау: Тәравих намазында ничә рәкагать – сигезме, егермеме?

Җавап: Тәравих намазы сөннәт мүәккәдә булып тора. Сәхабәләрнең, тәбигыйннарның һәм 4 мәзһәб имамының бердәм фикере (иҗмаг) буенча, тәравих намазы ким дигәндә егерме рәкагатьтән тора.

Кем дә кем Рамазан аенда тәравих намазын калдырса яки егерме рәкагатьтән киметеп кыскартса – сәхабәләрнең бердәм фикеренә каршы килгән гамәл кыла, бу гамәлдән мөмкин кадәр читләшергә кирәк.

Түбәндәгеләр әйтелгән хәдисләр дә бар:

« أنه ﷺ مَا كَانَ يَزِيدُ فِي رَمَضَانَ وَلاَ فِي غَيْرِهِ عَلَى إِحْدَى عَشْرَةَ رَكْعَةً»

«Аллаһы Илчесе ﷺ Рамазан аенда һәм Рамазаннан тыш унбер рәкәгатьтән дә күбрәкне укымаган».[1]

Әмма моңа охшаш хәдисләрдә, мөселман галимнәре (факиһләр) фикере буенча, тәравих намазы турында түгел, ә тәһәҗҗүд намазы турында әйтелә. Тәһәҗҗүд намазы Рамазан аенда да, Рамазан аеннан тыш та укыла, ә тәравих намазы бары Рамазан аенда гына үтәлә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге намазны өч көнгә якын мәчеттә җәмәгать белән укыган, аннары Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм, тәравих намазы мәҗбүри булып исәпләпмәвен белдермәс өчен, аны җәмәгать белән укудан туктый.

Фикъһе буенча мәшһүр китап “әл-Ихтияр”да болай диелгән: “Тәравих намазы сөннәт мүәккәдә булып тора. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге намазны Рамазан аеның беренче көннәрендә укыган, аннан соңгы төннәрдә халык янына чыкмаган, сәбәбен исә аның мәҗбүри булып (фарыз) исәпләнә башлавыннан курку белән аңлаткан. Хак хәлифләр һәм иман әһелләре Гомәр радыяллаһу ганһу вакытыннан алып бүгенге көнгә кадәр әлеге намазга зур игътибар биргәннәр һәм аңа бик җаваплы караганнар”. [2]

Тәравих намазы ул – сөннәт. Имам әл-Хәсән әлеге фикерне имам Әбу Хәнифә рәхмәтуллаһи галәйһидән тапшыра. Моңа дәлил булып Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләре тора:

«إن الله تعالى فرض عليكم صيامه وسننت لكم قيامه»

«Аллаһы Тәгалә рамазан рузасын фарыз итте, ә мин бу айда тәравих намазын укуны сөннәт кылдым».

Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

«عليكم بسنّتي وسنّة الخلفاء الراشدين من بعدي»

«Сөннәтемә һәм миннән соң килүче хак хәлифләрнең сөннәтенә иярүне васыять итеп калдырам”. [3]

“Әд-Дүррүл-мүхтәр” китабында болай диелгән: “Тәравих – сөннәт мүәккәдә, хак хәлифләр һәм калган сәхабәләр (ир-атлар да, хатын-кызлар да) бу фикердә бердәм. Аннары имам Ибне Габидин рәхмәтуллаһи галәйһи дә әлеге намазның рәкәгатьләр саны егермегә тигез дип әйтә”. [4]

أَنَّ عُمَرَ، - رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ – »لَمَّا جَمَعَ النَّاسَ عَلَى أُبَيِّ بْنِ كَعْبٍ، وَكَانَ يُصَلِّي لَهُمْ عِشْرِينَ رَكْعَةً«

Төп дәлил булып, Гомәр бин әл-Хаттаб радыяллаһу ганһуның кешеләрне җыюы һәм Губай бин Кәгабны имам итеп билгеләве, аңа егерме рәкәгать намаз укытырга боеруы тора.

Язид бин Руман рәхмәтуллаһи галәйһимәдән имам Мәлик китерә ки, кешеләр Гомәр бин әл-Хәттаб радыяллаһу ганһу вакытында тәравих намазын егерме өч рәкәгать укыганнар. Шулай ук Гали радыяллаһу ганһу дә әлеге намазны егерме рәкәгать итеп укырга боерган [5].

Имам әс-Саури, ибн әл-Мөбәрак, имам әш-Шәфигый (рәхмәтуллаһи галәйһим) кебек галимнәр дә тәравих намазы егерме рәкәгатьтән тора дип исәпләгәннәр. Шулай ук имам әш-Шәфигый Мәккә халкының тәравих намазын егерме рәкәгать итеп укуларын күргән. [6]

Имам ән-Нәвави рәхмәтуллаһи галәйһи: "Тәравих намазы – сөннәт. Һәм ул егерме рәкәгать итеп укыла, һәрбер намаз ике рәкәгатьтән тора", – дип әйткән. [7]

Ә Аллаһы яхшырак белүче.                                                                 

     

[1] К. «Сахихүл-Бухари» № 2013

[2] К. «әл-Ихтияр ли тәгалилил-мүхтәр» т. 1, б. 68

[3] К. «әл-Мүхытүл-бурхани фил-фикхил-Н’умани» т. 1, б. 456

[4] К. «әд-Дүррүл-мүхтәр» т. 2, б. 45

[5] К. «әл-Мүгъни ли ибни Куддама» т. 2, б. 123   

[6] К. «Сүнәнүт-Тирмизи» т. 2, б. 162        

[7] К. «әл-Мүҗмәгү шәрхүл-мүхаззаб» т. 4, б. 31     

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана