Мөфти Түбән Кама имамнары белән ифтарда катнашты

14 май 2019 ел 11:21
Мөфти Түбән Кама имамнары белән ифтарда катнашты

13 нче майда, Рамазан аеның 8 нче көнендә, Татарстан мөфтие Түбән Кама районына эшлекле сәфәр кылды. Кыска гына вакыт эчендә Камил хәзрәт биредә берничә очрашуда катнашырга өлгерде. Татарстан мөселманнары башлыгын шәһәр имам-мөхтәсибе һәм мөфтинең халыкара элемтәләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов каршы алды. Камил хәзрәт райондагы дини вәзгыять белән танышты. Салих хәзрәт бүгенге көндә Түбән Кама районында Рамазан ае уңаеннан үткәрелә торган чаралар планы белән таныштырды.

Мөфтинең Түбән Кама районына сәфәренең төп максаты – район имамнары белән аралашудан һәм шәһәр мэры Айдар Метшин белән күрешүдән гыйбарәт булды. Мөфтинең нәсыйхәтләрен ишетергә районның 20 имамы килде. Ахшам намазына кадәр Камил хәзрәт имамнарның сорауларына җавап бирде.

Имамнар катнашында җәмәгать белән ахшам намазы укылгач, биредә үк ифтар мәҗлесе үткәрелде. Авыз ачу мәҗлесе Түбән Кама хакимияте башлыгы Айдар Метшин катнашында узды.

Очрашуда катнашучылар Түбән Кама районының 35 нче микрорайонында төзеләчәк яңа мәчет буенча да фикер алышты. Аның эскиз проекты белән Камил хәзрәтне имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов һәм шәһәр мэры Айдар Метшин таныштырды. Проект буенча, әлеге мәчет 400 кешене сыйдырыр дип көтелә. Ифтарга кадәр әлеге җирне Татарстан мөфтие дә үз күзләре белән барып күрде һәм мәчет төзелешенә үзенең хәер-фатыйхасын бирде, алда торган эшләрне башкарып чыгуда җиңеллекләр сорап дога кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы