Казанда студентлар конференциясе узачак: “Хәзерге яшьләр һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре”

14 май 2019 ел 14:16
Казанда студентлар конференциясе узачак: “Хәзерге яшьләр һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре”

16 майда Казанда “Хәзерге яшьләр һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” дип исемләнгән V Республика студентлар фәнни-гамәли конференциясе узачак. Әлеге конференцияне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты оештыра.

Конференцияне РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе буенча Совет рәисе, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфикъ Мөхәммәтшин ачып җибәрәчәк. Пленар утырышның мактаулы кунагы Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булачак.

Конференциядә түбәндәге секцияләрнең эшләве күздә тотыла:

·       Россиядә ислам дин гыйлеме: тарихы һәм хәзерге торышы (үткән һәм хәзерге чорның дини идеяләре, аларның конфессияләр арасында татулыкны саклауда, радикаль күренешләрне булдырмый калуда йогынтысы);

·       мультиконфессиональ киңлектә мәдәният һәм тел;

·        туган якны рухи яктан өйрәнү (мәчетләр, мәдрәсәләр тарихын, дин әһелләренең тормыш юлларын өйрәнү);

·        социаль, хәйрия проектларын тормышка ашыруда чит илләр һәм Россия тәҗрибәсе;

·        дин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары (дини темаларны яктыртуда проблемалар һәм алымнар);

·        ислам икътисады һәм хокукы.

Студентлар үз чыгышларында диндә теология-психология күренешләрен, намаз һәм уразаның кеше сәламәтлегенә йогынтысын караячак, белем һәм тәрбия бирүдә гендерлык мәсьәләләренә ислам карашы, мәгарифтә яңа тенденция – EMI, Интернет-ММЧның яшьләр аудиториясенә йогынтысы һ.б. турында сүз алып барачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы