Игътибар! Республикакүләм ифтар уңаеннан журналистларны матбугат очрашуына чакырабыз!

15 май 2019 ел 09:47
Игътибар! Республикакүләм ифтар уңаеннан журналистларны матбугат очрашуына чакырабыз!

17 май көнне 13.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында VII Республикакүләм ифтар үткәрелү уңаеннан матбугат конференциясе узачак. Журналистларның сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Казан Арена” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Радик Миңнәхмәтов, РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе вице-президенты Радик Абдрахманов җавап бирәчәк.

Россиядә үткәрелә торган ифтарларның иң зурларыннан булып саналган әлеге чара быел 25 май көнне 18.00 сәгатьтә “Казан Арена” стадионында башланып китәчәк. Башка еллардан аермалы буларак, быел катнашучылар саны тагын да күбрәк: 15 мең кеше! Бу кадәр сандагы кешенең җәмәгать белән бергәләп намаз укуларын күрү генә дә үзе ни тора!

Әлеге күркәм чара турында күбрәк белешү өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен “Татар-информ”да узачак матбугат очрашуына чакырабыз.

Үткәрелү вакыты – 17 май 13.00 сәгатьтә.

Аккредитация 16 май 17.00 сәгатькә кадәр +7 (917) 293-97-06 телефоны буенча (Резеда Закирова).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы