Рамазан икенче ункөнлегенә керде

16 май 2019 ел 07:39
Рамазан икенче ункөнлегенә керде

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Кадерле дин кардәшләр!

Изге Рамазан аеның беренче ун көне тәмамланды. Шушы вакыт эчендә безнең күңелләр игелек һәм Раббыбыз ризалыгына омтылыш белән тулды. Аллаһ илчесе (салаллаху алейхи ва саллям) Рамазан турында болай дип әйтеп калдырган: “Уразаның беренче ун көне – Аллаһның рәхмәт  көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы  ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере”.

Димәк, алда безне Рамазан аеның икенче дистәсе көтә. Алдагы ун көндә безгә рухи яктан чистарырга, пычрак уйлардан арынырга кирәк булачак. Шулчакта Раббыбыз безнең хата-кимчелекләребез һәм гөнаһларыбызны гафу итәр, иншәАллаһ.

Мөхтәрәм дин кардәшләр! Үзегезне, йөрәкләрегезне, куллар, телләр һәм күзләрегезне хәрәмнардан саклагыз һәм алдагы 10 көндә тән белән генә түгел, калебегез белән дә ураза тотыгыз. 

Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны кабул итсен һәм Үзенең киң рәхмәтен иңдерсен!

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы