Татарстанда район башлыклары исеменнән ифтарлар уздыру дәвам итә. Мисал өчен, Рамазан аеның 13 көнендә, шимбәдә шундый авыз ачу мәҗлесен Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җыйды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән ашка килүчеләрне аның урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул ураза тотуның фазыйләтләре һәм Рамазан аенда рухи пакьләнү турында вәгазь сөйләде.
Район башлыклар исеменнән шундый ифтарлар Бөгелмәдә, Түбән Камада, Әлкидә, Спасс, Тәтеш, Кукмара, Балык Бистәсе, Әгерҗе, Теләче, Биектау районнарында узды. Аеруча зур итеп аш Балтачта үтте - 2 көн эчендә 600 кеше җыелды. Мәҗлесләр шулай ук Ютазы, Баулы, Буа, Югары Ослан, Теләче, Зәйдә, Чистайда, Чүпрәледә, Сарманда, Питрәчтә һ.б. көтелә.