Авыру балаларны дәвалауга акча җыю буенча “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе дәвам итә

20 май 2019 ел 10:25
Авыру балаларны дәвалауга акча җыю буенча “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе дәвам итә

Татарстанда “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе дәвам итә, аның кысаларында “Зәкят” хәйрия фонды карамагында булган өч авыру сабыйны дәвалауга акча җыю игълан ителде. ДЦП диагнозының төрле формаларыннан интегүче бу балаларга махсус реабилитация үзәкләрендә дәвалану мөмкинлеген булдыру күздә тотыла.

Искәртеп үтик: 13 яшьлек Карина Рахманкулова, ДЦПдан тыш, тагын ике диагноз – спастик тетрапарез һәм икеле атетоз белән көрәшә. Аның төп хыялы – үз аякларында йөрергә өйрәнү. Тормышының икенче атнасында ук табиблар сабыйда ДЦП диагнозы ихтималы булуын әйтә. Кызганыч, әмма Каринага 1 яшь тулгач, әлеге диагноз раслана, һәм гаилә кичектермәстән бердәнбер сабыйларын дәвалау эшенә тотына. Шушы көнгә кадәр Карина барлыгы 40ка якын реабилитация курсы узган. Моннан тыш, ул даими рәвештә массажга, бассейнга йөри. Интруктор ярдәмендә дәвалау физкультурасы белән дә шөгыльләнә. Табиблар кызның үсешендә уңай динамика күзәтә: ул утырып торырга, арты белән үрмәләргә өйрәнгән. Гәүдәсен тотып торганда, йөри дә ала. Карина сөйләшә белә, бөтен нәрсәне аңлый. Инде хәзер, күпме авыр юл үтелгәч, бирешергә, дәвалануны туктатырга һич кенә дә ярамый. Әмма курслар, нигездә, түләүле. Билгеле сәбәпләр буенча гаиләдә әти кеше генә эшли. Чираттагы курсның бәясе – 174 мең 900 сум.

9 яшьлек Даниэль Хәниповның да савыгуга өмете бар. Малайда – ДЦП, баш мие хориоидпапилломасы. 2 ай чагында Даниэльга баш мие яман шеше дигән куркыныч диагноз куела. Нинди генә авырлыклар, сынаулар аша узарга туры килми сабыйга – кечкенә булуына карамастан, Даниэль 14 авыр операция кичергән. Күпсанлы наркозлар сабыйның сәламәтлегенә начар йогынты ясаган һәм тагын берничә диагноз барлыкка килүгә сәбәп булган. Әйтик, өч яшендә анда эпилепсия өянәге дә башлана. Бәхеткә, табиблар шешне бетерүгә ирешкән. Хәзерге вакытта Даниэль әкренләп тернәкләнеп килә. Ул үзе мөстәкыйль рәвештә йөри башлаган, иҗекләп укый, саный белә, төрле яклап үсешкә омтыла. Сабыйның тырышканын күреп, аңа ничек тә ярдәм итәсе килә. Тернәкләнү курслары да уңай нәтиҗәләрен күрсәтә. Чираттагысының бәясе – 150 мең 700 сум. 

Өченче героебыз – 13 яшьлек Валентин Егоров. Малай тумыштан берьюлы ике катлаулы диагноз: ДЦП һәм спастик тетрапарез белән көрәшә. Аның аерым мускуллары һәрвакыт киеренке халәттә, ул аларны йомшарта алмый. Валяның әнисе Раиса ханым улын ялгызы тәрбияли. Аның эшкә урнашу мөмкинлеге юк, чөнки малайны даими рәвештә карарга кирәк. Дәвалану курслары нәтиҗәсендә Валентин күбрәк хәрәкәтләнә башлаган, мускулларның торышы яхшырган. Хәзер ул бик теләп актив рәвештә күнегүләр ясый. Әмма буыннардагы авыртуларын киметү, булган күнекмәләрен ныгыту һәм яңаларын үзләштерү өчен Валентинга чираттагы реабилитация курсын узарга кирәк. Курсның бәясе 78 мең 400 сумны тәшкил итә.

Әлеге авыру балаларга ярдәм күрсәтүнең берничә ысулы бар:

Беренчесе: САДАКА сүзен язып 7715 номерына SMS-хәбәр юлларга. Аның бәясе - 50 сум.

Икенчесе: САДАКА сүзе белән SMS-хәбәр язганда буш ара (пробел) калдырырга һәм кирәкле сумманы күрсәтергә, мисал өчен САДАКА 300. Әлеге очракта телефоннан 300 сум алып калыначак.

Өченчесе: акчаны «Зәкят» хәйрия фондының исәп-хисап счетына да күчерергә була, бу очракта түләүнең исемен (баланың исем һәм фамилиясен) күрсәтергә кирәк.  

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул итсә иде.

Акчаны түбәндә китерелгән реквизитларга күчерергә мөмкин:

БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «ЗАКЯТ» 

ИНН 1655068682, КПП 165501001, ОГРН 1091600003153. 

р/с 40703810400020000071 в ОАО "Ак Барс" Банк в г. Казани,

к/с 30101810000000000805, БИК 049205805. 

Юридический адрес:420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6 

Адрес: 420111г. Казань, ул. Лобачевского, д.6

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы