Арчада һәм Алексеевскида зурлап ифтарлар үткәрелде

21 май 2019 ел 11:20
Арчада һәм Алексеевскида зурлап ифтарлар үткәрелде

Рамазан аеның 15 нче көнендә Алексеевск мөхтәсибәтендә районкүләм ифтар узды. Әлеге чарада барлык мәчетләрнең имамнары һәм мәчеткә йөрүчеләр, мохтаҗлар, өлкән яшьтәге кешеләр катнашты. 130 кеше катнашкан ифтарны ОАО "Алексеевскдорстрой" директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев үз исеменнән үткәрде. Ифтарда катнашучыларны Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде һәм мөфти исеменнән Фоат Вәлиевка ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Татарстан өммәте үсешенә өлеш керткән өчен" медален тапшырды. Ул шулай ук Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазь белән чыгыш ясады, изге айда игелекле гамәлләр кылырга чакырды. Районкүләм ифтарларның мөселманнарны бергә туплау, берләштерү чарасы булуын ассызыклап узды, оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.

Ә менә Арча мөхтәсибәте тарафыннан ифтар зурлап Җиңү паркында үткәрелде. Авыз ачу мәҗлесе башланганчы яшьләр активы Җәмигъ мәчет янәшәсендә “Татлы ифтар” акциясен үткәрде. Алар мәчеткә килүчеләргә хөрмә җимешләре һәм су өләште. Кичке җидедә паркта сәхнәдән вәгазьләр, шигырьләр, мөнәҗәтләр башланып китте. Килүчеләрне шулай ук Арча районы башкарма комитетының социаль бүлек җитәкчесе Рамил Гарифҗанов сәламләде. Алга таба мөгаллимнәр, остазлар үзләре иҗат иткән шигырь вә мөнәҗәтләрне сөйләделәр. Кадер кичәсе турында Нурсия Шәйхиева, Рамазан ае турында Минһаҗ Кашапов, сәхәр вакыты турында Роза Садыйкова, әҗер-саваплар турында Рая Фәтхуллина, “Кая барасың, кеше” дигән шигырьне Әлфия Рәхимова, “Раббым Аллаһы” шигырен Хәтирә Гатауллина, “Сабырлык” турында  Мәрьям Кашапова укыды.

Ахырдан Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы буенча викторина үткәрелде, җиңүчеләргә дини китаплар бүләк ителде. Аннары пешкән пылаудан ифтарга килүчеләр авыз итте. Балаларга татлы мамык өләштеләр. Ифтарда барлыгы 300 кеше катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы