Мөфти Чүпрәледә районкүләм ифтарда катнашты

21 май 2019 ел 12:08
Мөфти Чүпрәледә районкүләм ифтарда катнашты

Рамазан аеның 15 нче көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәле муниципаль районына сәфәр кылды. Мөфти хәзрәтне район дин әһелләре һәм имам-мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов каршы алды. Биредә республика мөселманнары башлыгы шулай ук район хакимияте җитәкчесе Марат Гафаров белән очрашты.

Камил хәзрәт Чүпрәле районында Изге Рамазан аенда үткәрелә торган чаралар белән танышты. Данир хәзрәт мәчетләрдә дини укулар, балалар өчен рухи-әхлакый чаралар оештырылуы турында мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә районда егерме алты мәчетнең уңышлы эшләвен билгеләп үтте.

Кичке җидедә районкүләм ифтар башланып китте. Әлеге чара район башлыгы Марат Гафаров, шулай ук 26 мәчет имамы һәм барлыгы 100дән артык кеше катнашында узды. Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәле халкына Рамазан аеның һәм Коръән укуның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде һәм күпсанлы сорауларга җавап бирде.

Алга таба мөселманнар авыз ачып, ахшам намазы һәм Коръән аятьләре укыды.

Очрашу күмәк рәвештә дога кылу белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы