Мөфти Баулыда мәчет ачылышында: «Рамазан һәрберебез өчен мәдрәсәгә тиң»

22 май 2019 ел 10:11
Мөфти Баулыда мәчет ачылышында: «Рамазан һәрберебез өчен мәдрәсәгә тиң»

Рамазан аеның 16нчы көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин иң ерак мөхтәсибәтләрнең берсендә – Баулы муниципаль районында булды. Төбәгебезнең көньяк-көнчыгышында яшәүче баулылылар ифтарны республикада беренчеләрдән булып, Казаннан ярты сәгатькә иртәрәк каршылый. Район күләмендә узган әлеге авыз ачу мәҗлесендә хәзрәт тә катнашты. Әмма аның Баулыга эш сәфәрендә җирле дин кардәшләр тормышындагы тагын да мөһимрәк вакыйга бар иде: биредә Потап-Томбарлы дигән чуаш авылында яңа татар мәчете ачылды! Республика мөселманнары башлыгының үгет-нәсыйхәтләрен тыңлау мөмкинлеген Потап халкы гына түгел, башка татар авылларында яшәүчеләр дә, шулай ук Лениногорск һәм Бөгелмәдән килгән имамнар һәм кунаклар да кулдан ычкындырмаска булган.

Мәчетне ачып, мөфти 21 май – татар халкы тарихындагы истәлекле көннәрнең берсе, дип искәртте – бу көнне 922 елда, Россиядә православие рәсми кабул ителүгә 66 ел кала алдан, Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителә. Ул әлеге истәлекле көн белән тәбрикләп, татарлар Аллаһы Тәгаләгә, халкыбызга Исламны – хакыйкать, гаделлек һәм игелек дине насыйп иткәне өчен, чиксез рәхмәтле булырга тиеш, дип ассызыклады.

Үзенең сәламләү чыгышында мөфти Изге Рамазан аеның фазыйләтләре турында да сөйләп үтте:

– Һиҗрәттән соң бер ел ярым вакыт узгач, Шәгъбан аеның 10-нчы көнендә Аллаһы Тәгалә бер аять җибәрә: “Ий, иман китерүчеләр! Сездән алдагы кавемнәргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды, бәлки, сез тәкъвалылардан булырсыз!” (“Бәкара” сүрәсе, 183 нче аять). Шулай ук бер хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: "Аллаһы Тәгалә әйткән: "Уразадан башка, барлык гамәлләрегезне үзегез өчен кыласыз. Уразаны исә Минем ризалыгым өчен тотасыз. Һәм Мин ураза өчен махсус савап бирермен". Ягъни ураза өчен аерым, башка әҗерләр бирелә, ә Рамазан аенда һәрбер изге гамәлебез күпкә тапкырлана. Мисал өчен, бер хәдистә әгәр дә кемдер Коръәннән бер аваз-хәреф укыса, бер изгелек ала, диелгән. Ә һәрбер изгелегебез унга тапкырлана. "Мин "әлиф ләм мим" - бер хәреф дип әйтмим: алар өч хәреф булып санала", - диелә хәдистә. Шулай итеп, "әлиф ләм мим" укыган кеше 30 савап ала булып чыга.  "Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим" өчен - йөз туксан савап. Ә Рамазан аенда барлык изге гамәлләр меңгә тапкырлана! Шуңа шушы мәчетнең дә нәкъ Рамазан аенда ачылуы безне сөендерә.

Алга таба Камил хәзрәтнең чыгышы интерактив белән дәвам итте – ул тантанада катнашучылардан сорады: «Кайда эләгү җиңелрәк: Җәннәткәме әллә Җәһәннәмгәме?». Авыл халкының фикерләре төрле булса да, мөфти бу мәсьәләгә ачыклык кертеп, бу дөньяда теләсә кайсы гөнаһ өчен акча түләргә кирәк, тәкъвалык кына бушлай: ураза тотканы, мәчеткә йөргәне, намаз һәм Коръән укыганы өчен мөселманнан бернинди матди чыгым таләп ителми, нибары Аллаһының Рәхмәтенә ирешү теләге генә кирәк, диде. Ул шунысын да искәртеп үтте:

 – Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ әйтте: «Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның гөнаһлары гафу ителә». Ураза тотуның асыл мәгънәсе – кешенең нәфесенә хуҗа булуында. Ураза тормыш көчен киметү, тәннең сәламәтлеген какшату өчен билгеләнмәгән. Киресенчә, ураза кешенең организмын, рухын һәм ихтыярын ныгытуга хезмәт итә, кешеләрне теләкләреннән һәм инстинктларыннан өстен булырга өйрәтә. Нәфесне тәрбияләүнең иң яхшы чарасы да ул ураза. Бу уңайдан Рамазан һәркайсыбыз өчен безне тәрбия кыла һәм әхлагыбызны яхшыга үзгәртә торган бер мәдрәсәгә тиң.

Ахырда Камил хәзрәт Потап авылында яңа мәчет төзелешенә зур өлеш керткәне, тырышлык куйганы өчен Дәүләтҗан Ярмөхәммәтовка Рәхмәт хаты тапшырды. Аңа ул мәчет белән җитәкчелек итүне дә ышанып тапшырды – авылдашлары күз алдында Дәүләтҗан абый мөфти кулыннан Шаһәдатнамә – “Нур” мәчете имамы сыйфатында дини эшчәнлек алып бару хокукы бирә торган таныклык алды.

«Нур» Баулы районындагы 12нче мәчет булды. Кечкенә булуына карамастан, - мәйданы - 66 кв.м. һәм сыйдырышлыгы – 50 кешегә кадәр – ул җирле мөселманнар өчен зур бүләк булды, чөнки Потап авылы халкының яртысы диярлек – татарлар.   

Авылдашларын бу мөһим вакыйга белән җирле халык депутаты Козлов Виталий Николаевич та тәбрикләде. Ул татар телендә һәм  ихластан мәчет ачылу уңаеннан баулы мөселманнарының шатлыгын уртаклашты.

Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов мәчетне ачу тантанасында шулай ук шатлык уртаклашырга ашыкты: хәзерге көндә Баулыда тагын 3 мәчет төзелә. Ә бүген  Васькино авылында мәчеткә тантаналы төстә ай куелачак.  Моннан тыш, Потап авылы мәчете Татарстанда Рамазан аенда ачылган инде өченче мәчет: 11 майда Актанышта "Наил" мәчете, 17 майда Норлатта "Миңнегөл" мәчете ачылды.

Тантанадан соң шәһәр кунаклары районкүләм ифтарга юнәлде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы