Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында “Рәхмәтулла” мәчете төзелеше белән бәйле вәзгыятьнең бар нечкәлекләрен өйрәнеп, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы түбәндәгене хәбәр итә:
Төрле милләт һәм дин вәкилләре яшәүгә карамастан, Татарстан башкаласында казанлыларның барлык дини-рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен барлык шартлар да тудырыла. Православие һәм мөселман дине гыйбадәтханәләре төзелә, анда шәһәрлеләр рухи яктан канәгатьләнү һәм дини мәнфәгатьләрне хәл итүдә үзләренә ярдәм таба алалар. Авиатөзелеш районында да ислам динен тотучылар өчен “Рәхмәтулла” мәчете һәм православие динендәгеләр өчен Мәскәү Матронасы һәм Петербург Ксениясе соборы төзелеше өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирелде. Уртак көч белән хәзерге җәмгыятьнең күп кенә кимчелекләрен бетерү өстендә эшләргә һәм яшьләр арасында әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга мөмкин дип саныйбыз.
Мондый социаль-рухи биналарның берсе Годовиков һәм Симонов урамнары киселешендә булачак - биредә яңа мәчет төзү ниятләнә. Мондый ихтыяҗ Авиатөзелеш районының үзәк өлешендә мөселман гыйбадәтханәсе булмау сәбәпле килеп туды. Бүгенге көндә Казанның Авиатөзелеш районында 5 мәчет эшләп килә һәм алар барысы да шәһәр чикләреннән чыккан Кадыш, Щербаковка, Борисоглебское, Каравай һәм Төньяк бистәләрендә урнашкан, бу районда мәчетләрнең җитмәве һәм мөселманнарга үзләренең дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә кыенлыклар тууы турында сөйли. Шәһәр эчендә мәчет булмау проблемасын өлкәннәр һәм эш яшендәге кешеләр аеруча нык сизә: беренчеләрнең еракта урнашкан мәчетләргә йөрергә сәламәтлеге, соңгыларының – җитәрлек вакыты юк. Шунысы ачык, яңа мәчет үзенең урнашу урыны белән Авиатөзелеш районындагы халык күпләп яши торган җирләренең бөтен әйләнәсен колачлаячак.
Мәчет төзү өчен җир бүлеп бирү турында район халкы 2007 елда ук мөрәҗәгать итә башлый. Ул вакытта районда мөселман гыйбадәтханәсен төзү өчен бүлеп бирердәй берничә буш урын булган. Әмма аларның барысы да торак һәм инфраструктура биналарын төзү өчен планлаштырылган булганлыктан, Казан шәһәре Башкарма комитеты Годовиков һәм Симонов урамнары киселешендәге җир кишәрлеген тәкъдим итте. 2011 һәм 2014 елларда Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан мәчет төзү өчен җир кишәрлеге бирү турында карар кабул ителде.
2013 елда мәчет төзелешенә ярдәм йөзеннән, кыска вакыт эчендә округта яшәүчеләрдән 300дән артык имза җыелды.
Билгеләнгән тәртип буенча мәчет төзелеше мәсьәләсе буенча ачык тыңлаулар узды. Әлеге объектның 62 нче номерлы мәктәп янәшәсендә төзелүенә тискәре фикерен белдергән бер катнашучының сүзе дөреслеккә туры килми дип табылды. 16:50:220524:775 кадастр номеры буенча бирелгән әлеге җир кишәрлеге 62 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең карамагында да һәм аның шәхси милкендә дә файдаланылмый. Элегрәк әлеге мәйданчык Казан шәһәре хакимияте башлыгының 2001 елгы карары белән расланып, ул мәктәп яны ишегалдын, әйләнә-тирәсен киңәйтү өчен Казан шәһәре мәгариф идарәсенә биш елга бирелеп торган иде. Әмма, әлеге җирнең уку йорты тарафыннан тиешенчә файдаланылмаганлыгын һәм соңыннан кабат сорап мөрәҗәгать ителмәгәнлеген күздә тотып, әлеге карар үз көчен югалткан дип табылган. Шунысы әһәмиятле, мәчет төзелеше өчен бүлеп бирелгәнче, җир бик начар хәлдә саклана: исерткеч эчемлек шешәләре, кулланылган шприцлар ташлау һәм эт нәҗесләре урынына әйләнә.
Шулай итеп, югарыда искәртеп үтелгәннәр мәчет төзелешенең мәктәп ишегалды өлешенә керми дип санарга мөмкинлек бирә. Ерак түгел генә урнашкан балалар бакчасы, мәчет төзү өчен җир бүлеп бирүгә караганда, соңрак төзелгән. Һәм монда да аларның эшчәнлегенә карата бернинди авырлык, кыенлык, мәшәкать тудыру юк.
Булачак мәчетнең күп катлы торак йортлар арасында һәм белем бирү оешмалары янәшәсендә урнашуын исәпкә алып, “Рәхмәтулла” мәчете мәхәлләсе тарафыннан корбан чалу йолаларын үткәрмәү, шулай ук намазга чакыру вакытында тавыш көчәйткеч җиһазлар кулланмау турында карар кабул итте. Моннан тыш, гыйбадәт бинасы төзелеше белән беррәттән тирә-юньне төзекләндерү һәм барлык балалар өчен дә ачык булачак уңайлы уен мәйданчыгын булдыру планлаштырыла.
Бу мәсьәләне аңлаганнары һәм аны хәл итүдә ярдәм итү теләген белдергән һәркемгә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
Киләчәктә дә бу дини гыйбадәтханәне торгызуда ярдәм табарбыз дип өметләнәбез.