Мөфти Питрәч мөселманнары белән аралашты

23 май 2019 ел 11:23
Мөфти Питрәч мөселманнары белән аралашты

Рамазан аеның 17 нче көнендә Татарстан мөфтие Питрәч районына эшлекле сәфәр кылды. Ул биредә район имамнарының сорауларына җавап бирде, хакимият башлыгы белән күреште һәм районкүләм ифтарда катнашты.

Иң беренче эш итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзәк мәчеттә имамнар җыелышын җитәкләде. Бирегә мөфтигә рәхмәт сүзләрен, кайбер дини сорауларны җиткерү нияте белән районның егермедән артык дин әһеле килгән иде. Имамнар, Татарстан мөселманнары башлыгына сораулар белән мөрәҗәгать итеп, ураза тотуның үзенчәлекләре турында аңлатмалар бирүне сорадылар. Аралашу нәзарәтнең медиапроектларны тормышка ашыру буенча эшләнгән эшләре буенча танышу белән дәвам итте. Аерым алганда, Питрәч имамнары эфир киңлекләре аша җиткерелгән “Хозур ТВ” тапшырулары өчен мөфти хәзрәткә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Чираттагы тәкъдим-үтенечләр Питрәч Җәмигъ мәчетен төзү буенча җиткерелде. Камил хәзрәт дин әһелләрен бердәм булып эшләргә һәм дини чараларны оештыруда имам-мөхтәсибкә ярдәм итәргә чакырды.

Алга таба эшлекле әңгәмә, авыз ачып ахшам намазын укыганнан соң, мәчет янәшәсендә ифтар мәҗлесе үткәрү өчен корылган чатырда дәвам итте. Әлеге чарада биш йөзгә якын ир-ат һәм хатын-кыз җыелган иде. Ифтар Питрәч районы хакимияте ярдәме белән оештырылды. Зур бердәмлек, оешканлык һәм җанлылык белән үткән районкүләм ифтарга дин кардәшләребезне сәламләргә һәм мөселманнарның сөенечен уртаклашырга район башлыгы Илһам Кашапов та килде. Моннан тыш, мәҗлес дәвамында билгеле мөнәҗәтче Ильяс Халиков нәшидләр башкарды. Район мөхтәсибе Габбас хәзрәт Шляпошников Рамазан ае турындагы хәдисләргә аңлатма биреп узды һәм алда көтелгән вакыйгаларга тукталды. Мисал өчен, 25 майда Питрәчтә районкүләм ифтар хатын-кызлар өчен узачагы турында җиткерелде, Ураза гаете намазы 4 июньдә иртәнге дүрттә укылачак, ә менә 5 июнь көнне районның “Дуслык” паркында балалар өчен бәйрәм оештырылачак, дип хәбәр ителде. Биредә нәни кардәшләрне тәм-томнар, махсус уен мәйданчыклары һәм батут көтә.

Ифтар мәҗлесе ястү һәм тәравих намазы алдыннан күмәк дога кылу белән тәмамланды. Питрәч районының барлык мөселманнары зур ифтар чарасын һәм Татарстан мөселманнары башлыгы белән нәтиҗәле очрашу оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтеп таралышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы