Мөфти азкеремле гаиләләр янына барып кайтты

23 май 2019 ел 15:32
Мөфти азкеремле гаиләләр янына барып кайтты

Бүген, Рамазан аеның 18 нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды белән бергә Казанның берничә авыру һәм инвалид балалы, азкеремле, тулы булмаган гаиләләрдә кунакта булып кайтты. Әлеге гаиләләр берсеннән-берсе авыр хәлдә: аларның икесендә авыру балалар тәрбияләнә, берсендә - гаилә башлыклары вафат. Нәзарәтнең "Зәкят" фонды аларның һәркайсына барысына да зур күчтәнәчләр, азык-төлек белән тутырылган хәйрия пакетлары тапшырылды. Әлеге пакетларга көндәлек кирәк яраклар: шикәр комы, дөге, карабодай, ясмык, тары ярмалары, он, симәнке мае, чәй, шулай ук хөрмә җимеше кертелде.

Мөфти хәзрәтләре хәлен белеп чыккан Гәүһәрия ханым Гыймранованың өченче баласы – 18 яшьлек Сайрана исемле кызында тумыштан ДЦП. Ире вафат. Азык-төлекләтә ярдәм күрсәтүдән тыш, Камил хәзрәт аларның хәлен белешеп, Сайранага хәерле шифалар бирүен сорап дога кылды, үзенең нәсихәтләрен җиткерде.

Ә менә Батыршин Роберт гаиләсендәге хәлләр тагын да аянычрак. Роберт абыйның олы улы - инвалид, ДЦП, хәрәкәтләнә алмый, гел урын өстендә. Узган көздә икенче улы дачада чыккан янгында янып үлгән. Кызы шулай ук вафат. Олыгаеп килүче апа белән абый чиратлашын ДЦП диагнозлы Рөстәм исемле улларын тәрбиялиләр. Камил хәзрәт шушы йортта да гаилә башлыгы белән аралашып, аларга җиңеллекләр сорап дога укыды.

Хөсниярова Ләйсән бер ялгызы 2,5 яшьлек кыз-бала тәрбияләп үстерә, ире вафат булган. Арендага түләнеп торган фатирда яшәгәнгә күрә, баласы белән бергә хат ташучы булып эшләргә мәҗбүр була. Улы мәктәптә укый.

Билгеле булганча, Рамазан аеның беренче көненнән алып, Татарстанда "Рамазан - изге гамәлләр ае" хәйрия акциясе игълан ителде. Аның кысаларында республиканың күп балалы һәм аз керемле гаиләләренә түләүсез азык-төлек һәм балалар киеме тапшырыла. Барлыгы Рамазан ае дәвамында 300 шундый гаиләгә 1,5 тонна ашамлык таратылачак. Моннан тыш, республиканың барлык мөхтәсибәтләренә мохтаҗларга тарату максатында җәйге сезонга исәпләнгән балалар киемнәре бирелде. Киемнәрне бүлеп бирү урыннарда исемлек буенча Ураза гаете һәм Балаларны яклау көне уңаеннан бүләк буларак тапшырылыр дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы