Мөфти Арчада районкүләм ифтарда катнашты

24 май 2019 ел 12:02
Мөфти Арчада районкүләм ифтарда катнашты

Рамазан аеның 18 нче көнендә Татарстан мөфтие Арча районына эшлекле сәфәр кылды. Республикабызның иң зур мөхтәсибәтендә Камил хәзрәт район авылларында халыкка хезмәт итүче имам-хатыйблар, мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәр белән очрашты. Аерым очрашу Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев катнашында узды. Мөфти хәзрәт район башлыгы белән җирлектәге дини вәзгыять турында фикер алышты, мөхтәсибәттә уздырылган чаралар, әйтик, күптән түгел үткәрелгән “Зур парк ифтары”ның мөселманнарны берләштерә торган күркәм чаралардан булуын билгеләп узды. Очрашу барышында Җәмигъ мәчет янәшәсендә берничә тапкыр оештырылган “Татлы ифтар” акциясенең арчалыларда зур кызыксыну уятуы, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәме белән Җиңү паркында уздырылган массакүләм ифтарның исә яшьләрне дингә тартуда зур роль уйнавы ассызыклап үтелде.

Арчалылар һәм дин әһелләре белән очрашу, вәгазь “Венеция” ресторанында дәвам итте. Биредә район башлыгы Илшат Нуриев дин юлында хезмәт итүчеләрне җыеп ифтар ашы уздырды. Ифтарда шәрәфле кунаклар сыйфатында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән беррәттән республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты. Әлеге чарада мөфти хәзрәт Рамазан ае фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде һәм арчалыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Мөфти сүзләренә караганда, Рамазан аенда ураза барлык мөселманнар өчен зур сынау, ягъни мәдрәсә булып тора, чөнки ураза тоткан кеше нәфесенә хуҗа булырга өйрәнә. Камил хәзрәт искәрткәнчә, ураза тоткан өчен махсус саваплар бирелә, ә Рамазан аенда һәрбер изге гамәл өчен ул берничәгә тапкырлана.

Ифтардан соң мөселманнар җәмәгать белән Арча районы һәм Татарстан Республикасы иминлеге өчен дога кылдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы