ИГЪТИБАР: Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәрү вакытын хәбәр итәбез!

28 май 2019 ел 13:50
ИГЪТИБАР: Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәрү вакытын хәбәр итәбез!

4 июньдә бар мөселман дөньясы бөек бәйрәм – Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Татарстан Республикасының барлык авыл һәм шәһәр мәчетләрендә гает намазлары укылачак, балалар өчен бәйрәм чаралары узачак. Моннан тыш, Диния Нәзарәте бәйрәм намазына кадәр фитыр сәдакасын биреп бетерергә кирәклеге турында исә төшерә. Быел фитыр сәдакасы бер кешедән – 100 сум, ә зәкят чыгаручылардан –  600 сум күләмендә билгеләнде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышы карарына нигезләнеп, Татарстанда зур шәһәрләр өчен Ураза гаете вәгазьләре 6.30 минутка, Ураза гаете намазы иртәнге 07.00-гә билгеләнде, ә район үзәге һәм авыл җирлеге мәчетләрендә гаетне кояш чыгып 30 минут узгач яисә мәхәллә халкының карары белән билгеләү тәкъдим ителә. 

Шулай итеп, төп бәйрәм чарасы – Ураза гаете башкалабыз Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Габдулла Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. 6 сәгать 30 минутта мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң сәгать 7.00дә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба хөтбә укылачак. Гает намазыннан соң кунакларны Галиев мәчетендә коймаклар белән сыйлаячаклар.  

Ураза гаете быел Казанда бәйрәм вәгазе белән чикләнмичә, шәһәр халкы катнашында тантаналы чаралар белән билгеләп үтеләчәк. Чараның иң зурысы 4 июнь көнне көндезге сәгать 13.00дә Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак. Биредә «Рамазан Фест» дип исемләнгән гаилә бәйрәме оештырылачак. Шәһәркүләм чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтләре белән берлектә оештыра.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстанда Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн санала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы