Бүген, Рамазан аеның 23 нче көнендә, Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтендөнья ислам лигасы чакыруы буенча Мәккәдә халыкара конференциядә катнашкан көннәрдә Согуд Гарәбстанының “Әл-Яум” яңалык агентлыгына интервью бирде.
Әңгәмә барышында Татарстан мөселманнары башлыгы дөньякүләм танылган галимнәр катнашында Изге Рамазан аенда узган зур чараны – «Коръән һәм Сөннәт текстларында урталык һәм модерация кыйммәтләре» фәнни-гамәли конференцияне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерде: “Сәфәрем барышында мөселман илләре җитәкчеләре, мөфтиләр, дөньякүләм танылган галимнәр белән очрашулар насыйп булды", - диде ул. Татарстан мөфтие шулай ук журналистларга әлеге фәнни җыенның дөнья өммәте өчен файдалы мәйданчык икәнлеген ассызыклады, ТР Диния Нәзарәтендә Коръән һәм Сөннәт текстлары өстендә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әңгәмәнең аерым темасы мөфтият һәм Бөтендөнья ислам лигасы белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә багышланды. Камил хәзрәт яңалыклар агентлыгы аша шулай ук Татарстан мөселманнарының сәламнәрен тапшырды, Россиядәге дини вәзгыятькә кыскача тукталды һәм күпмилләтле җәмгыятьтә ислам үсеше үзенчәлекләре һәм динара багланышлар турында сөйләде.